Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Төркия арасында визасыз йөрү 17 апрельдән башлана


Русия белән Төркия арасында ватандашларның визасыз хәрәкәте 17 апрельдән башлана.

Бүген бу турыда Төркия парламентындагы чыгышында премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган белдерде.

Аның әйтүенчә, үзара виза тәртибен бетерү ике илнең дә туризм керемнәрен арттыруга, эшмәкәрләр арасындагы бәйләнешләрне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

Эрдоган узган атнадагы Мәскәү һәм Казан сәфәрен югары бәяләде.

Татарстанның Төркия белән тыгыз хезмәттәшлек алып баруын әйтте. 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада корылмаларын төзүдә төрек ширкәтләре дә катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG