Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

КФУ кысаларында рус, татар, чит телләрне өйрәнүче галимнәрне берләштергән Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк. Милли җәмәгатьчелек Казан федераль университетта милли белгечләрне әзерләү планнары белән канәгать түгел.


Татарстан Дәүләт Шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитетының 22 март утырышында Казан Идел буе федераль университетының үсеш стратегиясе каралды. Бу хакта депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре алдында университет ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Аның әйтүенә караганда, бу югары уку йорты эшен заманча һәм ил өчен файдалы итеп алып бармакчы. 4 югары уку йортын берләштереп корылган яңа Федераль университетның эшен корып җибәргәндә, белем бирү, фән, икътисадның реаль тармагына төп игътибар бирү күз алдында тотыла.

Казан федераль университет киләчәктә медицина һәм фармация юнәлешләрен үстермәкче, IT белгечләрен күбрәк әзерләргә тели. 2011 елдан Федераль университетта бакалавр һәм магистр кебек ике баскычлы белем бирү системына күчү планлаштырыла. Хөкүмәт һәм банклар белән килешеп, түләүле рәвештә, теге яки бу оешма өчен кирәкле белгечне әзерләү програмнарын җайга салмакчылар.

Шулай ук яңа биналар төзү, искеләрен төзекләндерү, яңарту көтелә. Мәсәлән, Химия институты өчен 7 катлы бина салу планлаштырыла, физика факультеты һәм икенче күп катлы һуманитар корпусларны, студентлар тулай торакларын беренче чиратта яңартырга уйлыйлар.

Күпләрне Федераль университетка кушылган Татар һуманитар педагогика һәм Педагогия университетлары, Казан дәүләт университетының татар бүлекләренең язмышы, аларның кыскару-кыскармавы кызыксындыра иде. Бу сораулар комитет утырышында Федераль университет ректоры Илшат Гафуровка бик күп тапкыр бирелде.

Татар һәм башка телләр институты

Дәүләт Шурасы комитеты утырышы, 22 март 2011
Шулай итеп, Федераль университет җитәкчесенең әйтүенә караганда, аңа кушылган барлык югары мәктәпләрнең рус, татар, чит телләрне өйрәнүче галимнәрне берләштергән Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк. Тарих укытучыларын һәм галимнәрен Тарих институтына берләштерү күз алдында тотыла.

Боларны һәм Көнчыгышны өйрәнү институтын да элекке Педагогия университеты биналарында урнаштырырга уйлыйлар.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның әйтүенә караганда, киләчәктә Көнчыгышны өйрәнү институтын югарырак дәрәҗәгә күтәрү күз алдында тотыла. Аны Русиянең көнчыгыш илләр белән мөнәсәбәтләрен көйләү, геосәяси бурычларны чишү өчен куллану планнары корыла.

Шулай ук, Гафуровның әйтүенә караганда, милләтара һәм динара низагларны чишү өчен әлеге институтта “Ислам һәм төбәкне өйрәнү” кафедрасы төзелде. Аны Петербурда укыган фәннәр докторы Ренат Беккин җитәкли.

Университет ректоры Илшат Гафуров, файда һәм акча китерүче юнәлешләр генә түгел, һуманитар белгечләрне әзерләү һәм фәнгә дә бертигез мөнәсәбәт булачак, дип ышандырды.

Федераль университетның милли йөзе


Федераль Университет ректоры Илшат Гафуровка милли белгечләрне әзерләү юнәлешенә кагылышлы шактый сораулар бирелде. Мәсәлән, депутат һәм драматург Туфан Миңнуллин университетның милли юнәлеше татар теле укытучыларын әзерләүгә генә кайтып калмасмы, анда татар рухы сакланырмы, дип сорады.

Илшат Гафуров татарча бирелгән сорауга, гафу үтенеп, урысча җавап бирде.

“Бүген бөтен нәрсә базар ихтыяҗларыннан чыгып формалаша. Татар теле укытучылары белгечләренә бүгенге көндә республикада ихтыяҗ юк. Киресенчә, кирәгеннән артык әзерләнә.

КФУ стратегиясен тәкъдим итүнең бер өлеше
Федераль университетка кергән югары уку йортлары уртача 250 татар белгечен әзерләп чыгара, әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, хезмәт базарында 2012 елга 23 буш урын гына каралган. Ә 2015 елга 29 вакансия бар. Димәк, барлык югары уку йортлары эш базары өчен кирәк булмаган белгечләр чыгара”, диде Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

Аның сүзләренчә, телләр сәясәтен тормышка ашырганда, чыннан да ике телнең тигез кулланылуына ирешеп булмаган.

“ТГПУ да татар факультетына уртача кабул итү баллы да, башка бүлекләргә караганда, 30%ка түбән. Ягъни анда 3легә укыган балалар керә. Бу бүлеккә күбесенчә авыл һәм районнарда белем алган укучылар бара. Бер яктан ихтыяҗ юк, икенче яктан укытучыларны әзерләү дәрәҗәсе түбән, килүче абитуриентлар да көчле түгел. Безгә бу чылбырны өзәргә кирәк”, диде Гафуров.

Ул тагын бер мисал китерде. “Бөтендөнья татар Конгрессы да татар теле укытучыларын әзерли торган бүлеккә читтәге татарларны укыту килешүе нигезендә студентларны җибәрми башлады диярлек”, диде ул. 2010 елда бары тик 3 кенә кеше керде. Башка факультетларга 40ка якын кеше тәкъдим ителде. Боларны дәүләтнең телләр сәясәтен камилләштереп кенә эшләп була”, диде ул.

Гафуров сүзләренчә, бу югары мәктәпне тәмамлаучыларның кыйммәтен арттыру максатында, яңа төзеләчәк Филология һәм сәнгать институтында татар теле һәм тарихы белгечлегенә укучы студентларга, инглиз, гарәп телләрен һәм башка фәннәрне дә укытырга уйлыйлар.

Соңыннан Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров чыгыш ясады. Ул татар теле укытучыларына татарлар яшәгән төбәкләрдә ихтыяҗ бик зур, әмма яшьләр анда укырга бармый, диде. Конгресс рәисе, бу системаны камилләштерергә, университетта читтәге татарлар өчен кадрлар әзерләүнең яңа юлларын эзләргә чакырды.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның чыгышына карата, Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та фикерен җиткерде.

Ул, татарларның Казан университетыннан ары башка таянырлык югары мәктәбе юк, диде. Разил Вәлиев, эш базарында урыннар юклыгына гына сылтамаска, Университетка үзенә дә яхшы әзерлекле белгечләр рәвешендәге бик югары сыйфатлы “тауар” чыгарга тырышырга киңәш итте.

Утырышта катнашучылар Казан федераль университетының үсеш стратегиясе турында фикер алышуны дәвам иттерергә килеште.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG