Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган армиясе НАТО хәрбиләрен алмаштыра башлый


Карзаи дәүләт хәрби академиясендә чыгыш ясаганда Әфганстанның җиде өлешендә иминлекне саклау җирле армиягә тапшырылачагын әйтте
Карзаи дәүләт хәрби академиясендә чыгыш ясаганда Әфганстанның җиде өлешендә иминлекне саклау җирле армиягә тапшырылачагын әйтте

Июль аеннан Әфганстанның җиде вилаять һәм шәһәрен контрольдә тоту НАТО хәрби көчләреннән әфган армиясенә күчәчәк. Иминлекне тулаем Әфганстан хәрби көчләренә тапшыру 2014 елга планлаштырыла.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи сишәмбе көнне НАТО хәрбиләреннән әфган армиясе күзәтүенә күчәчәк илнең җиде өлешен атады. Алар арасында чагыштырмача тыныч булган вилаятьләр белән беррәттән, әледән-әле талиплар үзләрен искә төшереп торган шәһәрләр дә бар.

Әфган армиясе күзәтүенә күчәчәк вилаятьләргә исә Кабул, Панжшир, Бамиан, Һират, Мазари-Шәриф һәм Михтарлам керә. Бу чагыштырмача тыныч районнар саналса, тагын берсе – илнең көньягындагы Һилмәнднең башкаласы Лашкаргада талипларның баш калкытып торулары мәгълүм.

Әлеге җиде вилаятьтә НАТО үз хәрби чараларын туктатачак һәм аларның төп бурычы булып әфган солдатларын әзерләү һәм коралландыру торачак.

Контроль акрынлап Әфганстан хөкүмәтенә тапшырылачак

2014 ел азагына НАТО ил өчен җаваплылыкны тулаем әфган армиясенә тапшырырга тиеш.

Әлбәттә, башлангычта әфган хәрбиләре әле мөмкинлегенә карап кына хәрәкәт итәчәк. Мисал өчен, алар Кабул вилаятен үз контроленә алса да, Суроби районы әлегә аларга бирелми. Чөнки Пакстанга илтүче ул юлда бәрелешләр булгалап тора.

Аеруча да тыныч булган Бамиан һәм Панджшир вилаятьләре әфган солдатлары өчен проблем тудырмас кебек. Ә менә НАТО хәрби чараларына карамастан, Лашкаргада талиплар әле дә кайбер авылларны үз күзәтүе астында тота.

Карзаи сишәмбе көнне үз чыгышында: «Әфган халкы илне саклау белән башкалар шөгыльләнүен теләми», диде. Ул тагын бер кат «Талибан»ны Әфганстандагы тынычлык урнаштыру эшенә кушылырга чакырды.

Моннан тыш, Карзаи беренче чит ил хәрбиләре Әфганстаннан июльдә чыгачагын һәм аларның тулаем китүе озакка сузылачагын әйтте.

НАТО җитәкчесе Карзаи белдерүен уңай бәяләде

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Карзайның җаваплылыкны халыкара көчләрдән җирле хәрбиләргә күчерү хакындагы белдерүен уңай бәяләде.

Брюссельдә тараткан үз мөрәҗәгатендә ул әлеге гамәл әфганнарның ил киләчәге өчен җаваплылыкны үз кулларына алуга юл ачачагын әйтте.

Шул ук вакытта Расмуссен Әфганстаннан халыкара хәрбиләрне чыгару белән ашыкмаска кирәк дип саный. Аның фикеренчә, алар Әфганстанда иминлек өлкәсендә бушлык урнашуга юл куймаска тиеш.

Бүгенге көндә Әфганстанда 47 илдән 140 меңнән артык хәрби катнаша. Күп кенә илләр инде үз солдатларын чыгару планын игълан итте. Кушма Штатлар бу эшне июльдә башларга тиеш.

Карзаи элегрәк илдә иминлек саклау өчен 400 меңләп хезмәткәр кирәк булачагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG