Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Казан шурасы үзенең тагын бер утырышын үткәрде. Бирегә хакимият вәкилләреннән кала укытучылар, студентлар, сәнгать эшлеклеләре килгән иде.


Хакимият вәкилләре залда утыручы халык белән милли проблемаларны уртага салып, җанлы сөйләшү үткәрде. Утырыш Мәскәү һәм Киров районы администрация бинасында үтте. Биредә татар телен укытуга кертеләчәк үзгәрешләр, шәһәрнең элмә такталарында татарча язу, социаль реклама, дин, милләтара мөнәсәбәтләр, милләтне, телне саклап калу турында сөйләштеләр. Залда утыручы халык та Шура вәкилләренә сораулар бирде, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтте.

Дәүләт советы депутаты, Казан шурасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, бу утырышның нәкъ җанлы булуы әһәмиятле, ди.

“Безнең мондый очрашу беренче генә түгел, ә менә Мәскәү районында, Мәскәү һәм Киров районы бинасына администрация халкы эшчеләре килүе һәм хакимият кешеләре булуы, шул ук вакытта безнең иҗтимагый оешмаларның әгъзалары, укытучылар, яшьләр дә булуы әһәмиятле.

Шул ук вакытта тере сүз, тере сөйләшү булуы – икеләтә байлык. Бу – безнең милләтебезгә, эшебезгә бик зур бәя, дип аңлыйм. Әлбәттә, бу оешма эшенең бер төре генә”.

Татарның киләчәге өметсез түгел

Утырышта каралган татар телен укыту мәсьәләсенә килгәндә, бүген төп бурычларның берсе рус телле балаларга татар телен укыту булып тора. Шушы юнәлештә бүген бик күп хезмәтләрне тикшерү, экспертизалау бара. Барлык хезмәтләрне тикшерү нәтиҗәсе буларак, Европа таләпләренә җавап бирә торган телне укыту методикасы тудыру максат итеп куела.

Гомумән, тел мәсьәләсенә килгәндә, бу елны шәһәр бюджетында аңа бер тиен дә каралмаган, шулай да тел мәсьәләсе бөтенләй өметсез түгел. Татарстанның дәүләт Советы, мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, 309нчы закон кабул ителгәннән соң, беренче җибәргән укыту планында милли тел турында сүз юк дәрәҗәсендә була. Таләп итә, мөрәҗәгать итә торгач укыту планын яңа өч вариантта җибәрәләр, ди ул.

“Өч вариантның өченче варианты – безнең өчен бик әйбәт вариант, анда без элек ничек укытканбыз, шулай – татар теле белән рус телен тигез күләмдә укыта алабыз. Әмма-ләкин үзебездән дә бик күп тора. Моның бит әле икенче варианты да бар. Кайбер мәктәп директорлары, кайбер мәгариф җитәкчеләре, икенче вариант дияргә мөмкин.

Монысы инде бездән тора. Ата-аналардан тора. Татарстанда, минемчә, бу мәсьәләдә артык зур проблемнар килеп чыкмас”.
Татар телен укыту мөһим мәсьәлә булып торса да, татар булуың белән горурлану хисен тәрбияләү мөһимрәк, ди Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова.

“Без бик тәнкыйть итәргә яратабыз.Эшләр эшләнми дибез, ләкин мин университет күләмендә 90нчы елларда һәм хәзер килгән студентлар арасында аерманы бик күрәм.

Татар дөньясына борылу, татарны таный белү, аның тарихы белән кызыксыну дигән әйбер гаҗәп дәрәҗәдә югары хәзер. “Татар егете” бәйгесендә без куанып утырдык: мондый яшьләр булганда, милләтнең киләчәге турында куркыныч итеп сөйли алмыйбыз.

Өч телдә рәхәтләнеп сөйләгән егетләребез булды. Безгә милләт буларак югалмас өчен, үзебезнең телне өйрәнә алмыйбыз дип, аһ орып утырырга түгел. Көчле шәхесләр булсын өчен, өч телне дә яхшы белеп, элек бабаларыбыздан килгән гадәтләрне дәвам итәргә кирәк.

Безнең мәктәп-мәдрәсәләрдә элек-электән дәресләрне гарәп телендә алып барганнар, аңа карап татар телен онытмаганнар. Император университетына алынмагач, безнең милләттәшләребез Сорбоннага, Лейпцигка, Александриягә, Каһирәгә барып, укырга кергән.

Елап утырмаганнар, безнең телне укытырга ирек бирмиләр дип. Шуңа күрә, әйдәгез әле без, елак милләт булмыйча, мескен милләт булмыйча, киләчәккә ниндидер оптимизм белән карыйк”.
Казанда латин графикасында элмә такталарны элү мәсьәләсе дә карала, бу юнәлештә зур уңайсызлыклар туса да, элмә такталарда татар телендә язылыш калсын өчен бу – иң кулай вариант, ди Казан шәһәренең Башкарма комитетының телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов:

“Менә хәзер Универсиадага әзерләнә торган тарихи биналарда нинди объект икәне языла торган була, ул өч телдә була. Татарчасы латин графикасында була, ни өчен дигәндә, татар телендә язылышы калсын өчен.

Чөнки әгәр дә кириллицада язабыз икән, шунда ук реклама ясаучылар әйтә: безгә аны өч телдә язарга кирәк, ләкин урысчасы, татарчасы кириллицада булу сәбәпле, әйдәгез татарчасын төшереп калдырабыз, диләр”.
“Дин мәсьәләсен дә игътибарга алыйк”

Утырышта шулай ук дин мәсьәләсенә дә игътибар ителде. Фәрит Мифтахов әйтүенчә, милләт белән диннең бергә булуы мөһим.

“Русия президенты Медведев та әхлакый дәресләр турында әйтә. Әлбәттә, без мөселман булгач, аның кагыйдәләрен белергә тиешбез, балалар да белергә тиеш.

Балтач районында республиканың казые Җәлил хәзрәт ун ел элек башлады бу эшне. Һәрбер мәктәптә әхлак дәресләре алып бара ул. Безгә дә мәктәпләрдә әхлак дәресләрен әкрен генә кертергә. Татар теле дип кенә түгел, милләтне, динне берләштерергә кирәк”.
Җыен вакытында милли көрәш мәсьәләсенә дә игътибар ителде, аның хәле авыр булуы ассызыкланды.

“Барысы да гаиләдән башлана”


Кичәдә татар яшьләре арасыннан вәкилләр дә бар иде. Казан дәүләт университеты студенты Данис Шакиров, татар яшьләре өчен бүген мөмкинчелекләр зур, дип саный.

“Сайлау гына кирәк, юнәлеш кирәк. Һәм иң мөһиме: дәүләттән генә тормый бу нәрсә. Иң төп нәрсә нигездән – татар гаиләсеннән башлана, ә дәүләт бары мөмкинлекләр бирә.

Кемгә мөрәҗәгать итүне белергә кирәк һәм нинди мохиткә эләгүне белергә кирәк, ә ул мохитне без үзебез тудырабыз”, диде ул.
Казан шурасының утырышында халык телне, милләтне саклау проблемын чишү өчен үз тәкъдимнәрен ясады. Хакимият вәкилләре исә халыкны фикерен әйтергә, алар белән бергә эшләргә чакырды. Казан шурасының утырышлары Казанның барлык районнарында да булыр, дип көтелә.

Җыен оптимистик рухта, җырчы Зөфәр Сафин җитәкчелегендә “Туган тел”не башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG