Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Саян-Шуш су электр станциясендә казаны тикшерү тәмам


Саян-Шуш су электр станциясендә 75 кешенең үлеменә китергән казаны тикшерү эшләре тәмамланды.

Русия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, станциянең җиде җитәкче хезмәткәренә, шул исәптән элекке мөдир Николая Неволькога гаепләү белдерелгән.

Саян-Шуш су электр станциясендә каза 2009 елның августында булды. Нәтиҗәдә станциядәге 10 һидроҗиһазның тугызы җимерелде.

Станцияне төзекләндерү 40 миллиард сумга төшәр дип исәпләнелә.

XS
SM
MD
LG