Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Төрки халыкларның борынгы бәйрәме Нәүрүз Омски ягында асылда казакъ халкы арасында оештырыла иде. Быел беренче мәртәбә бәйрәм татарлар өчен үткәрелде. Зурлап үткәрелгән быелгы бәйрәмдә өлкәнең 15 авыл-районыннан һәм Омскидан 39 төркем катнашты, сәхнәдә 315 кеше чыгыш ясады, 3500дән артык тамашачы булды.


Дуслык йортында кичә рәвешендә үткәрелгән бәйрәмнең оештыручысы шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Танышу” клубы булды.

«Танышу» клубы җитәкчесе Гөлнара Макаревич:“Бәйрәм яхшы үтте, халыкның күбесе Нәүрүзнең нинди бәйрәм икәнен белми дә икән. Без аңлаттык, таныштырдык, халык күңел ачты, барысы да канәгать калды”, ди.

Бәйрәмгә килгән халыкны Нәүрүзбикә котлады, алып баручы төрле бәйгеләр, уеннар оештырды, яз турында җырлар башкарылды.

Быелгы бәйрәм Называевка районы Старинка авылында өлкә мәдәният министрлыгы тарафыннан бик зурлап үткәрелде.

Өлкә үзәгеннән 230 чакрым ераклыкта урнашкан Старинкада асылда казакъ кардәшләребез яши – алар авылдагы 565 кешенең 58,7%-ын тәшкил итә. Татарлар 0,4%. Калган халыкның 28 %-ы руслар, 11%-ы немецлар, татарлар кебек үк аз санлы украин, беларус, удмурт һәм марилар.

Авылның барлыкка килү тарихы 1941-45 елгы сугыш вакытына бәйле.
Китапханәче Татьяна Мамонтова сүзләренчә, сугыш вакытында Идел буйларыннан Себергә сөрелгән немецлар бирегә китерелгән. 90нчы елларда күпләп Алманиягә күчү башлангач, Старинкадан да немецларның күпчелеге күчеп киткән.

Называевка районының көньяк-көнбатыш бер өлеше Казакъстан белән чикләшә, шунлыктан да күрәсең, район – казакъ кардәшләребезнең шактый тупланып яшәгән урыны.

Нәүрүзгә дә якын-тирә казакъ авылларыннан халык бихисап җыелган иде һәм тамашачының күпчелеге дә казакълар булды.

Бәйрәмне Омски өлкәсе мәдәният министры Владимир Телевной ачып җибәрде, алып баручы “Мөлдер” казакъ мәдәният үзәге җитәкчесе Алтынай Жунысова булды.

Бәйрәм кичкә кадәр шау-гөр килде – зур Сабантуйның бер күчермәсеме, яисә киресенчәме – татарның милли бәйрәме тулысынча диярлек монда чагылды, көн буена ике сәхнәдә концерт барды, көрәш, ат чабышы, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту һәм башка бәйгеләр дәвам итте.



Үзбәкләрнең арканда йөрүчеләре бәйрәмгә килгән бөтен халыкның игътибарын җәлеп итте. Аеруча 5 яшьлек сабыйның чыгышын халык тын да алмыйча күзәтте.

Омскидан бәйрәмгә татар, казакъ, үзбәк, таҗик, кыргыз милли-мәдәни оешмалары вәкилләре барды. Алар һәммәсе дә үз утарларын корып, милли кием, ризыклар, кул эшләре күргәзмәләре оештырдылар, гала- концертта катнаштылар.

Бәйрәм концертында татар җырын бераз акцент белән башкаручы Елена Поплавская татар кызы булып чыкты. Ул Сидельниково район үзәгендә рус төркемендә җырлый икән.

Сидельниково район хакимияте мәдәният бүлеге мөдире Надежда Михайлицина:”Хәзер без төркем оештырырга тырышабыз, киләчәктә ул район җирлегендә эшләячәк, безнең район күпмилләтле, татарлар шактый күпсанлы” ди.

Татар утарын шәһәр, өлкә мохтариятләре һәм Колосаудан килгән “Мәхәббәт” ансамбле белән Тара районы Олы Уыш авылы “Дуслык” ансамбле бергәләп кордылар, бәйрәмгә килгән халыкны мәтрүшкәле чәй, чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак, урама кебек милли ашлар белән сыйладылар.

Колосаудан Нурзия Әлләмова, моңа кадәр мәдәният йортында үткәрелгән Нәүрүздә булганым бар иде, ди. Үзебездә дә бәлки үткәреп карарбыз. Нурзия ханым бер уңайдан «Мәхәббәт» ансамбленең концерт программалары белән якын-тирә авылларга йөрүе, бәйрәмнәрне оештыруы, күптән түгел районның ике татар авылында кечкенә булса да клублар ачылуы турында сөйләде.

Олы Уышның «Дуслык» ансамбле җырчысы Әминә Вәлиева, мондый күләмле бәйрәмдә беренче тапкыр, әмма без Нәүрүз бәйрәмен авылыбызда балалар өчен үткәрәбез, бәйрәмнең тарихы белән таныштырабыз, төрле бәйгеләр оештырабыз, халык бездә бу бәйрәмне белә дип сөйләде.

Омскиның «Умырзая» ансамбле җырчысы, «Танышу» клубы җитәкчесе Гөлнара Макаревич та мондый зур күләмле Нәүрүз бәйрәмендә беренче мәртәбә катнашкан. “Бәйрәмгә чын татар рухы өсти алдык”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG