Accessibility links

Безнең гәҗит: “Миңнеханов – Медведев командасы кешесе”


Рөстәм Миңнеханов белән Владислав Сурков
Рөстәм Миңнеханов белән Владислав Сурков

“Бер ел – җитди срок, ләкин сәясәтче булып җитлегү өчен бик аз. Әлегә без менеджер-Миңнехановны күрәбез”, ди Кутушев “Безнең гәҗит”нең соңгы санында. Ул президентның 1 еллык эшенә нәтиҗә ясап, Татарстанның сәяси карашларын Шәймиев кенә яклый алмаячагын әйтә.


Татарстан президентының күзгә ташланган төп сыйфаты сәясәттән ерак торуы икән. “Безнең гәҗит”нең соңгы санында Кутушев Рөстәм Нургали улын “менеджер-Миңнеханов” дип ассызыклый. Ул президентның “Бердәм Русия” фиркасендә булып та, фирка эшендә әллә ни катнашмавын, республика җитәкчесе буларак сәяси карашын белдермәвен әйтә.

Президент “президент”лыкка битараф

“Төбәкләрне “Президент” атамасыннан мәхрүм итү кебек гаугалы яңалыкларны да күрмәмешкә салыша, моңа карата мөнәсәбәтен белдереп тормый. Мәскәү тарафыннан билгеләнгән кешегә халык арасында популяр булмаган сәяси карарларга карата фикер әйтү авыррактыр шул. Бер якта Татарстанда “президент” атамасында символик әһәмият күрүчеләр бар, икенче якта – Кремль, ягъни “эш бирүче”… Сәясәткә тыкшынмаудан, шау-шулы белдерүләр ясамаудан әлегә Миңнехановны Миңтимер Шәймиев коткарып килә”, ди Кутушев “Миңнеханов елы” язмасында.

Шәймиев Татарстан карашын әйтүче төп сәясәтче булып кала

Әлеге язмадан күренгәнчә, хәзергә Мәскәүне Шәймиев үзе генә чеметә. Ләкин аның республика файдасына әйтелгән күп фикерләре рәсми мәгълүмат чараларында күрсәтелми икән.

Миңнеханов Казанда яңа метро станциясе ачылышында
“Казан бу очракта ике фронтка уйный. Бер яктан, Шәймиев – Татарстанның идарә системасында дәрәҗәсе буенча икенче баскычта торучы кеше. Икенче яктан, ул пенсионерларга хас булганча, бәйсез рәвештә үз шәхси фикерен белдерә. Шуңа күрә Мәскәү карарларын тәнкыйтьләгән сүзләр Шәймиев-киңәшче мөнәсәбәте түгел, ә Шәймиев-ялдагы сәясәтче карашы буларак тәкъдим ителә”, дип дәвам итә сүзен Сәйдулла әфәнде.

Түрәләренең күпчелеге үз кәнәфиен югалтмады

Автор белдергәнчә, Миңтимер Шәймиевнең Миңнехановка тәэсире сизелми кебек. Ләкин дәүләт киңәшчесенең сәяси йогынтысы көчле булу сәбәпле, президент җитди кадр үзгәрешләре ясый алмый икән. Шуңа да республиканың күп җитәкчеләре үз урыннарында кала.

“Республиканың кайбер районнарында башлыклар алышынса да, алар гомуми картинага әллә ни зур үзгәрешләр кертми. Миңнеханов елында дини өлкәдә генә зур эш башланды”, ди Кутушев.

Мәскәү мэр белән президентны “татулаштыра”

"Безнең гәҗит"
“Миңнеханов елы” язмасында Татарстан президентының Казан мэры Метшин белән бик үк дус булмавы, аларны Русия президенты идарәсеннән Владислав Сурков килеп “татулаштыруы” турында да әйтелә. Һәрхәлдә Мәскәү түрәсенең ашыгыч рәвештә Казанга килүенә бәйле шундый сүзләр йөри икән.

“Мәскәү белән мөнәсәбәтләре әйбәт дип уйларга кирәк. Бер генә нәрсә бар: Миңнеханов – Медведев командасы кешесе, Путинныкы түгел. Сәяси үсешкә килсәк, иртәме-соңмы, Рөстәм әфәнде моңа алынырга тиеш булачак. Алда – тагын дүрт ел, ә республиканың сәяси позицияләрен һаман-һаман Шәймиев кенә яклап тора алмаячак…”, дип тәмамлый сүзен Сәйдулла Кутушев.


Тәлгать Таҗетдин Казанга кайтырга теләк белдерә

Миңнеханов турындагы язмада республиканың дини тормышында үзгәрешләр булу хакында сүз булды. “Безнең гәҗит” әлеге теманың актуаль булуын истә тотып булса кирәк, соңгы санда Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән әңгәмә бастыра. Язмадан күренгәнчә, Тәлгать хәзрәт Татарстанга мөфти булып кайтырга каршы түгел.
XS
SM
MD
LG