Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкын “койрыклы” итмәкчеләр


Татарстан халкын нурланышка дучар булган азык-төлек белән “сыйларга” җыеналар. Экологлар инде үткән елдан бирле моңа каршы чаралар алып бара.

Җомга көнне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бөртекләрне нурландыруга (гамма-облучение) багышланган тыңлаулар узачак. Мөгаен, җитәкчеләр 2009 елда булдырылган әлеге гамма-стерилизация программасын тормышка ашыру шактый шома гына узар дип уйлаганнардыр. Әмма бу проект хакында белеп алган экологлар инде икенче ел моңа каршы чаралар алып бара.

Иң кызыгы, бөртекләрне нурланыш аша уздыру эксперименты өчен нәкъ Татарстан республикасы сайланган. Аннары ул Русия күләмендә таралачак икән. Ни өчен нәкъ Татарстанның сайлануын аңлатучы юк.

Акча мөһимрәк

Моннан ике ел элек инде “Росатом” оешмасы Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республикада гамма-нурланыш нигезендә үз проектын тормышка ашыра да башлады.

Әле бу гына түгел, быелдан хәтта азык-төлекне дә нурланыш аша уздырырга уйлыйлар икән. Имеш, болай иткәндә алар озаграк сакланачак, ә бөртекләргә бернинди кортлар зыян сала алмаячак, ашлама азрак кирәк булачак һәм уңышны да мулдан җыячаклар.

Бу юл белән хакимиятнең күбрәк керем алырга теләве аңлашыла. Ә менә нурланышның кешегә зыяны турында алар күрәсең уйлап бетермәгән, ә бәлкем теләмәгәндер.

Экологлар чаң кага

Әлеге программаны эшләүчеләр кешегә бернинди зыяны булмаячак дип ышандырырга тырышса, экологлар моңа шикләнеп карый.

Атом-төш афәтенә каршы җәмгыятьнең Татарстан бүлеге җитәкчесе Альберт Гарапов сүзләренчә, технология ягыннан бу бик куркыныч.

“Утыртыла торган орлыкның нурланышыннан мутация барлыкка килә һәм ул ризыкны кулланучыга тәэсир итә. Азык-төлекне нурландыру вакытында да радиотоксиннар барлыкка килеп, алар авырулар китереп чыгара. Бу киләчәк буыннар өчен аеруча да куркыныч”, ди ул.

Бу уңайдан алар инде узган елның декабрендә конференция дә уздырган. Русиянең күп кенә төбәкләреннән җыелган галимнәр дә бу тәҗрибәнең шактый куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген сөйләгән. Чөнки әлеге ризыкны ашаучылар нурланыш алып киләчәктә яман шеш кебек чирләр белән авыруы ихтимал.

Гарапов әйтүенчә, алар Татарстанда 500 гектар җирдә нурланыш аша уздырылган бөртекләр утыртылуын белгән. Һәм 160 тонна утыртыла торган бөртек инде нурландырылган. Гарапов сүзләренчә, эксперимент Спасс районында алып барылган. Әмма быелдан тагын җиде төбәкне кушмакчылар икән.

“Моннан тыш, быелдан азык-төлекне дә нурландыру турында килешкәннәр. Һәрхәлдә моны киңәйтү турында гыйнварда “Росатом” башлыгы җитәкчесе Сергей Кириенко белдергән иде”, ди Гарапов.

Мисалга Мөслим авылы

Җомга көнне алар авыл хуҗалыгы министрлыгы тыңлауларында бу хакта үз фикерләрен җиткермәкче. Татарстан экологларына инде башка төбәктәгеләрнеке дә теләктәшлек белдергән.

“Бу программага каршы килүче оешмаларның саны дистәдән артты. Алар бу эшне кичекмәстән туктатырга кирәк дип саный”, ди Гарапов.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу хакта үз фикерен соңрак җиткерәчәген белдерде.

Япониядә “Фукусима” атом электр станциясендә нурланыш чыгуга каршы көрәш алып барганда, Татарстанда шундый экспериментлар ясап яту, әлбәттә, галимнәрдә зур борчылу тудыра.

Нурланыш алуның никадәр куркыныч булуы турында “Маяк” атом берләшмәсе вакыйгаларыннан күреп була. Бүгенге көндә Чиләбенең Мөслим авылында һәр дүртенче бала – мутант, һәр бишенче бала – йөрәк чирле, сулыш органнары зарарланган, һәр алтынчы балада ашказаны-эчәк авыруы, мәктәптә укучы балаларның 70% акылга зәгыйфь, аларның баш миләре үсми, авылда һәр бала берәр төрле чир-патология белән туа, 90% балалар анемиядән газап чигә.
XS
SM
MD
LG