Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән парламенты гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертүне хуплый


Йәмән парламенты илдә бер айга гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертү карарын хуплады.

Хөкүмәткә каршы халык күтәрелеше көчәя барганда президент Гали Габдулла Салих депутатларга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән иде.

Оппозицион депутатлар тавыш бирүдә катнашмады.

Парламент раслаган канун нигезендә, конституция эшчәнлеге туктатылып тора, протест чаралары үткәрү тыела, хокукый нигезсез кулга алулар рөхсәт ителә, цензура кертелә.

Бер айдан артык дәвам иткән киңкүләм протест чаралары чорында полиция белән бәрелешләдә дистәләрчә кеше һәлак булды.

Салих инде 32 ел буе хакимияттә утыра.
XS
SM
MD
LG