Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану министры Либия низагы турында сөйләшү өчен Каһирәгә килде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Либиядәге низаг һәм Мисырдагы демократик реформаларга яклау белдерү өчен Каһирәгә килде.

Гейтс Мисырда халык күтәрелеше нәтиҗәсендә президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән киткәч төзелгән яңа хөкүмәттәге саклану министры Хөсәин Тантави һәм премьер-министр Әссам Шәрәф белән очрашып Либиядәге хәрби чаралар һәм бу низагъка Мисырның карашы турында сөйләшә.

Вашингтон гарәп дөньясында Либиядәге халыкара хәрби чараларга яклау булдырырга тырыша.
XS
SM
MD
LG