Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы Көнбатышны Либиядәге чараларны туктатырга чакыра


Русия Дәүләт Думасы Көнбатыш илләрен Либиядәге халыкара хәрби чараларны туктатырга чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты.

Халыкара мәсьәләләр комитеты әзерләгән документта Либиядә хәрби көч куллану күләменә һәм төрләренә борчылу белдерелә.

Комитет рәисе Константин Косачев Русия Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның үз иле халкына каршы кылган гамәлләрен дә хупламый диде.

ЛДПР фракциясе бу документка каршы тавыш бирде, коммунистлар тавыш бирүдә катнашмады.
XS
SM
MD
LG