Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Татарстан-Израил агро-бизнес проекты өзелү алдында


Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы. Игенчеләр сарае.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы. Игенчеләр сарае.

Израилнең агро-бизнес вәкилләре уртак эш башлау өчен апрель башында Татарстанга җыена. Ә авыл хуҗалыгы министрлыгы Израил эшмәкәрләрен көтми.

Татарстаннан китеп Израилдә яшәүчеләр җәмгыяте башлыгы Леонид Литинецкий Татарстан ягы белән апрель аена вәгъдәләшкән сәфәрләренең өзелү алдында икәнен әлегә белми.


Күрәсең, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итәргә өлгермәгән. Бәлки министрлыкта ниндидер белдерү ясар өчен өстән президентның бер-бер сүз әйтүен көтәләрдер, чөнки 2010 елның 23 сентябрендә Израил авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләрен Рөстәм Миңнеханов үзе кабул итте.

Ул вакытта Миңнеханов Татарстан мөмкинлекләре белән якыннанрак танышу өчен Израил бизнесменнарын да республикага чакырган иде.

Израил эшмәкәрләре Татарстан белән танышты

Әле күптән түгел генә, 2011 елның 5 мартында, Татарстан сәүдә-сәнәгать пулатында Израильнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче ширкәт башлыклары белән республика эшмәкәрләре очрашты.

Израил-Татарстан агро-бизнес проекты турында сөйләшү, Казан, сентябрь 2010
Израиль ягыннан авыл хуҗалыгы җирләрен сугаручы торбалар җитештерүче «Мецерпласт» ширкәте башлыгы Рэувен Сариг; яшелчә үстерү, иген игү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче «Хаклаут 2002» ширкәте җитәкчесе Пинхас Якубовский; корылмалар төзүче, җитештерүне компьютерлаштыручы «Ямко» ширкәте хуҗасы Яков Хасон һәм терлекчелек, сөт җитештерү, кошчылык белән шөгыльләнүче AgriGo ширкәте вәкиле дә килгән иде.

Күрәсең, соңгы очрашу вакытында инде быелгы язда ук кайбер юнәлешләрдә эш башлау турында да сүз булган.

Израилләр бәрәңгенең яңа төрен китерергә тели

Леонид Летеницкий да алдан җитди сөйләшүләр булганга Израил ягы эшне озакка сузмыйча башлап җибәрергә тели, ди.

«Апрель башында Татарстандагы бер районга барачаклар. Анда яңа технологияләргә нигезләнеп бәрәңге үстерү буенча уртак ширкәт оештырыла. Бәрәңгенең иң яхшы төре китереләчәк. Татарстанда ул төр әлегә юк», диде Литинецкий.

Бәрәңге темасы Татарстан өчен соңгы вакытта бигрәк тә актуаль. Узган җәй булган корылык нәтиҗәсендә республика бәрәңгене чит төбәкләрдән, хәтта Беларустан китертеп халыкка сатарга мәҗбүр булды. Авыл халкы Татарстанда үстерелгән бәрәңгенең күпләп черүеннән дә зарлана.

Министрлык белми

Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Гөлнира Миңнуллина Татарстан ягының израилләрне бу арада гына көтмәүләрен әйтә. «Республика кунагына әле тиз генә килмәгез дип әйтеп булмый бит инде», ди ул. Миңнуллина шулай ук ул ике арада сөйләшенгән проектлар язмышының ничек буласын белми.

Израилләрне соңгы килүләрендә министрның терлекчелек тармагы урынбасары Нәҗип Хаҗипов каршы алган. Ул да Миңнуллинага Израиль ягының апрель башында булачак сәфәрләре турында өздереп берни дә әйтә алмаган.

Литинецкий өчен Татарстан үрнәк төбәк

Литинецкий (с) һәм Миңнеханов
Леонид Летеницкий әлегә кадәр Татарстан Русиянең башка өлкәләре белән чагыштырганда бизнес башларга иң яхшы төбәк, монда бөтен шартлар тудырылган дигән фикердә кала. Ул: «Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагына җитди карый», ди.

Казанда туып, үсеп, югары белем алгач 1991 елда гаиләсе белән Израилгә киткән Литинецкий өчен Татарстанның соңгы уңышлары бигрәк тә куанычлы. Һәм республиканы ул җитештерүдә дөньяның иң алга киткән илләре белән бер дәрәҗәдә итеп күрәсе килә.

Үсмер вакытта да, Казан медицина институтында укыганда иң ышанычлы дуслары аның татар милләтеннән булган. Дини төрлелеккә килгәндә дә бүгенге Татарстанны ул мөселман, христиан һәм яһүди диннәрендәгеләрнең бер-берсен аңлап яшәгән үрнәк урын дип атый.

Гарәп һәм яһүдләр бергә эшли

Русиядәгеләр яһүд дәүләте булганга Израилгә бертөрле генә карашта түгел. Ислам динендәгеләр Фәләстин-Израил арасындагы каршылыклар өчен Израилне гаепләргә тырыша.

Баксаң, Фәләстин һәм Израилнең уртак эшләре дә бар. Фәләстин автономиясенең Җәнин төбәге белән Израильнең Гельбо муниципаль төбәге арасында беренче уртак сәнәгать бүлгесе булдырылган. Анда фәләстиннәр һәм яһүдләр бергә эшли. Литинецкий сүзләренчә, бүлге үсештә. Шушы үзенчәлекле урын Испаниянең тышкы эшләр министры Мигель Моратинос багуында.

Литинецкий, дөрес юнәлеш бирелгәндә мондый төрле диндәгеләрне һәм караштагыларны берләштергән проектларның киләчәге бар, дип әйтә.

Бизнес-проектларның тынычлыкка үз өлеше бар

Соңгы айларда кайбер гарәп илләрендә булган халык күтәрелешләрен дә ул ил җитәкчелегенең үз эченә генә бикләнеп идарә итүеннән күрә. Халыкның тормышын яхшыртырдай бизнес-проектлар булдырылмаган. Бу илләрдә дөньяның яңа технологияләре җитештерү тармакларына, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсенә бик начар үтеп кергән.

«Әгәр без Татарстанда булдырачак бизнес-проектларны башка илләргә дә күчерә алсак, бергәләшеп тынычлыкка тизрәк ирешер идек. Якын Көнчыгышта гына түгел, ә бәлки дөньяның башка илләрендә дә. Татарстандагы тәҗрибә башкаларга үрнәк буласына ышанам.

Бүген гарәп илләрендә булган хәлләргә килгәндә, ул бит кичә генә башланган хәл түгел. Ул күптән көтелде. Дөрләп китәрдәй ут булып пыскып торды. Халыкның түземлеге бетте. Инкыйлаблар нәтиҗәсендә үзгәрешләр җиңгәч, җитәкчелеккә киләчәкне күзаллап эш итүче һәм прогрессив кешеләр килер дип өметләнәсе кала», ди Литинецкий.

Израил бизнесменнары төрле илләрдә эшли

Израилнең авыл хуҗалыгы тармагы ширкәтләре дөньяның төрле илләре белән хезмәттәшлектә. Канада, Мексика, Кытай, Япония һәм башка илләрдә уртак эшләре бар.

Тик Татарстан гына апрель башында Израил эшмәкәрләрен кабул итәргә әзер булмавын белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG