Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов президентлык елына йомгак ясады


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар алдында президентлык елы киеренке үтте дип белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вазифага килүенә бер ел тулу уңаеннан үз эшчәнлегенә еллык йомгак ясау өчен республикадагы киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

«Президентлык елын төрлечә бәяләргә була, бу җиңел ел булмады, һава торышы кыенлыклары, корылык, бозлану да, кризистан чыгу да булды. Гомумән алганда, президент Миңнеханов зур эшләр дә башкармады, ләкин булганны да җимермәде», - диде ул.

Миңнеханов Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев белән озак еллар бергә эшләсә дә, ул чакта күп кенә мөһим нәрсәләрне сизмәгәнлеген, белмәгәнлеген, президент вазифасына килгәннән соң күп кенә нәрсәләрне эш барышында өйрәнергә туры килгәнлеген әйтте.

«Иң мөһиме - көчләр балансы, федераль структуралар белән мөнәсәбәтләр, үзара тарткалашып, сугышып бетмәү”, - диде президент.

Президент атамасына мөнәсәбәте турындагы сорауга җавап биргәндә исә Миңнеханов: “Бу атама Татарстан Республикасы конституциясе нигезендә кабул ителгән. Мин бу атамага ант бирдем. Шуңа күрә ул миңа ошый”, - дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG