Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия: Бомбалар шартлый, һәркем фикерен әйтә


Либиянең хәрби диңгез корылмасы һөҗүмнән соң
Либиянең хәрби диңгез корылмасы һөҗүмнән соң

АКШ Либиядәге халыкара хәрби чара җитәкчелеген беректәшләренә тапшыра. Дөнья бу чараларга үз фикерен әйтә.

АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Либиядәге халыкара хәрби чара җитәкчелеген якын көннәрдә үз беректәшләренә тапшырачак дип белдерде.

Обама моны Франция президенты Николя Саркози һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белән Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның хәрби мөмкинлекләренә каршы чарада төп рольне НАТОга тапшыру турында килешкәннән соң әйтте.

Франция тышкы эшләр министры Ален Жюпе исә НАТО Либиядәге халыкара хәрби чараның сәяси җитәкчесе булмаячак дип белдерде.

Аның әйтүенчә, НАТОның вазифасы хәрби чараларны планлаштыру һәм координацияләү белән генә чикләнәчәк.

Телевидениедә Каддафиның чәршәмбе чыгышы
Либия башкаласы Триполида чәршәмбе шартлаулар булды. Шартлаулар алдыннан Каддафи дәүләт телевидениесе аша чыгыш ясап мөселман илләрен “тәре явына каршы көрәшкә кушылырга” чакырды.

Либиянең көнчыгышында гыйсъянчылар төзегән Дәүләт шурасы Мәхмүт Җибрилне вакытлы хөкүмәт башлыгы итеп билгеләде һәм аңа хөкүмәт төзергә кушты. Бу турыда “Әл-Җәзирә” телевидениесе хәбәр итте.

Моңарчы Җибрил Дәүләт шурасындагы кризиска каршы комитетны җитәкләде. Ул хәрби һәм халыкара мәсьәләләр өчен җаваплы булды.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Либиядәге низаг турында сөйләшү һәм Мисырдагы демократик реформаларга яклау белдерү өчен Каһирәгә килде.

Әссам Шәрәф (с) Роберт Гейтсны каршылый
Гейтс Мисырда халык күтәрелеше нәтиҗәсендә президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән киткәч төзелгән яңа хөкүмәттәге саклану министры Хөсәин Тантави һәм премьер-министр Әссам Шәрәф белән очрашып, Либиядәге хәрби чаралар һәм бу низагка Мисырның карашы турында сөйләште.

Вашингтон гарәп дөньясында Либиядәге халыкара хәрби чараларга яклау булдырырга тырыша.

Ул арада һәркем әлеге халыкара чараларга үз мөнәсәбәтен белдереп калырга тырыша.

Дүшәмбе көнне Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи Көнбатышны Либиянең нефть байлыкларына күз салуда гаепләде.

Аятулла Али Хаменеи
“Аларны (гыйсъянчыларны) бомбалыйлар. Сез аларга ярдәм итәргә, кораллар бирергә, хәрби җиһазлар бирергә, очкычларга каршы ата торган кораллар бирергә тиеш идегез. Моның урынына сез бер ай буе күзәтеп, халыкны үтергәнне карап тордыгыз. Хәзер сез анда керергә телисез. Шуңа күрә, сез халыкны якларга дип килмәдегез. Сез Либиянең нефтен алырга килдегез”, - диде Хаменеи.

Русия Дәүләт Думасы Көнбатыш илләрен Либиядәге халыкара хәрби чараларны туктатырга чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты.

Халыкара мәсьәләләр комитеты әзерләгән документта Либиядә хәрби көч куллану күләменә һәм төрләренә борчылу белдерелә.

Константин Косачев
Комитет рәисе Константин Косачев Русия Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның үз иле халкына каршы кылган гамәлләрен дә хупламый диде.

ЛДПР фракциясе бу документка каршы тавыш бирде, коммунистлар тавыш бирүдә катнашмады.

Дүшәмбе көнне Русия премьер-министры Владимир Путин халыкара хәрби чараларны “урта гасырлардагы тәре яуларына” тиңләгән иде. Хәер, берничә сәгатьтән соң ук президент Дмитрий Медведев мондый чагыштыруны хөкем итеп чыкты.

Кытай да Либиядәге халыкара хәрби чараларны туктатырга чакырды.

Хәтта НАТО әгъзасы булган Төркия дә Либиягә “үзенең эчке мәсьәләләрен читтән тыкшынусыз гына чишү мөмкинлеге” бирергә кирәк диде.

Шул ук вакытта хәрби чараларны яклаучылар бу халыкара гамәлләрне ашыгыч “халыкара тыкшыну” дип атый.

Андыйлар, әгәр дә БМО Иминлек шурасы башка илләргә Либиядәге тыныч халыкны һөҗүмнәрдән саклау өчен барлык мөмкин чараларны куллану вәкаләте бирмәсә, бу дөньяның Каддафи вәхшилекләрен хуплавы булыр иде, ди.
XS
SM
MD
LG