Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең көнчыгышында берничә кеше үтерелде


Сүрия хөкүмәте илнең көньягындагы Дараа шәһәрендә берничә кешенең үлеме өчен “җинаятьчел кораллы кешеләрне” гаепләде.

Хөкүмәт белдерүендә бүген иртән шәһәрнең Гомәри мәчете янында өч ашыгыч ярдәм хезмәткәренең үтерелүе әйтелә.

Җирле халык әйтүенчә исә иминлек көчләре мәчет янында җыелган демонстрациячеләргә ут ачып кимендә алты кешене үтергән.

Демонстрациячеләр гадәттән тых вәзгыять тәртибен бетерүне һәм иреклекләр бирүне таләп итте.

Кайберләре президент Бәшәр әл-Асадны хакимияттән китәргә өндәде.
XS
SM
MD
LG