Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Ислам сайтлары ник күбәйде? Аларның максатлары нинди? Каян килә бу? Бу турыда www.islam-portal.ru журналисты Гөлназ Бәдретдинова белән әңгәмә корабыз.


Соңгы елларда исламга багышланган сайтлар күзгә күренеп артты. Дин темасына тормышта булган бәхәсләр, тарткалашулар хәзер пәрәвездә дә күзәтелә.

Гөлназ, сезнең сайт та со
ңгы вакытларда оештырылды. Бу нинди максатлардан эшләнде?

Исламда төрле юнәлешләр барлыкка килде. Тискәреләре дә бар. Безнең сайт мәгълүмати агарту, дөрес юнәлеш бирү максатларыннан ачылды.

Гадәттә, ислам сайтлары артында аерым кешеләр тора. Бу сайт фәлән кешенеке, теге сайт тегән оешманыкы. Һәрберсенең үз позициясе, үз юнәлеше. Руста “лебедь, рак һәм щука” дигән образ бар. Бу шуңа охшаш түгелме?

Алай димәс идем. Чыннан да һәрбер сайтның үз юнәлеше бар. Безнеке, мәсәлән, Русия ислам университеты тарафыннан оештырылды. Шуңа күрә без традицион ислам юнәлешен алып барабыз. Безгә уңайлырак, чөнки университет укытучылары безнең сайт эшенә үз өлешен кертә.

Киләсе соравыма берникадәр җавап алдым. Шулай да пәрдә артын тагын да ачып җибәрмәссең микән? Сездә күпме кеше эшли, кем финанслый, нинди бинада утырасыз?

Без Русия ислам университеты бинасында утырабыз. Матди ярдәм дә әлеге уку йорты тарафыннан башкарыла. Без өч кеше эшлибез – баш мөхәррир, чыгаручы мөхәррир һәм мин – журналист. Әле ярдәмче өч тәрҗемәчебез дә бар. Алар инглиз, гарәп һәм төрек телләреннән тәрҗемә итә. Шуңа күрә дөньяда булган барлык кызыклы вакыйгаларны биреп бара алабыз.

Үзеңнең татар телең бик матур. Әмма сайтта татар язмалары, бүлекләре юк.

Алай түгел. Бездә татар мәкаләләре чыга. Бүлекләрдә дә татар материалларын очратырга була.

Хәзерге вакытта бер кызыклы проект эшлибез. Революциягә кадәр “Дин вә әдәп” дигән журнал чыгып барган. Анда күренекле шәхесләребез эшләгән: Муса Биги, мәсәлән. Журнал иске татар телендә, гарәп графикасында чыккан. Без китапханәгә барып, нөсхәләрен чыгардык, аның белән хәзер тәрҗемәчеләр эшли.

Аларны иске гарәп язуыннан хәзерге графикага күчерәбез. Ул ике вариантта – рус һәм татар телләрендә чыгачак. Киләсе берничә айда сайтның татар версиясен дә булдырырга уйлап торабыз.

Өч юнәлештә эшлисез, димәк: беренчесе массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, икенчесе интерактив блоглар алып бару, өченчесе электрон китапханә калыбында. Шулаймы?

Блог мәсьәләсенә килгәндә, ул безнең бик бердәм. Башка сайтларда блоглар булдырып булмый. Ә бездә исә блог булдырып һәр кеше үз фикерен туплый ала, аның белән уртаклаша. Бездә комментарийлар бар. Алары да бөтен сайтта юк. Ә укучының фикерен белү бик файдалы.

Дин темасында һәр кеше үзен белгеч саный кебек. Шул сәбәпле интернетта мөселманнар арасында низаглар туа. Моңа синең карашың?

Моңа тискәре карыйм. Пәйгамбәребез әйткән: “Үз арагызда галимнәрне булдырыгыз һәм алар артыннан барыгыз”. Ә соңгы арада, аеруча яшь кешеләр Коръәнне, хәдисләрне укый да үзенчә нәтиҗә ясап куеп, “шулай булырга тиеш” дип йөри.

Шундыйларга без юнәлеш күрсәтергә тырышабыз: борынгы, хәзерге галимнәрнең фикерләренә таянабыз.

Дин өлкәсендә шактый белдекле, хәтта абруйлы кешеләр авызыннан еш кына сүгенү сүзләре дә ишетелә. Боларны псевдомөселманнар дип атаргамы?

Бу әдәпсезлек, сабырсызлык дип уйлыйм. Кеше фикере белән килешмисең икән аны җентекләп уйларга кирәк. Өстәмә чыганаклардан шул хакта укырга кирәк.

Ә хисләргә бирешергә ярамый дип уйлыйм. Алар, бәлки, мөселманнардыр да. Ышаналардыр. Ләкин ислам ул ышану гына түгел, ә үз-үзеңне камилләштерү дә.

Ә сайтта язылган комментарийлар өчен кем җаваплы?

Блогта язылган әйберләр өчен редакция җаваплы түгел, чөнки блог – ул укучының субъектив фикере. Ә берәр мәкалә, хәбәр астында язсалар, бу комментарны без күзәтеп барабыз. Тискәре фикерләр, мыскыллау, сүгенү булса, бетерәбез.

Синең тагын бер эшең Бөтендөнья татар яшьләре җыены шурасында җаваплы сәркатип вазифасы. Ягъни бөтен дөньяга сибелгән татар яшьләрен берләштерүче кеше син. Ничек уйлыйсың, бүген дин бөтен татар яшьләрен берләштерүче фактор була аламы?

Бөтен яшьләрнең дә әлегә була алмый. Чөнки дингә тартып алып кереп булмый, моңа кеше үзе килергә тиеш. Безнең арада зәвыклы, акыллы, татар яшьләре бар. Аларның күбесе диндә. Алар ураза тота, намаз укый. Ә башкалары әлегә тартыла гына. Безне әлегә тел берләштерә ала дияр идем. Ләкин, кызганыч, бөтен татар яшьләре дә туган телебезне белеп бетерми.

Син алар белән һәрдаим элемтәдә торасың. Телефон аша түгел, электронка ашадыр инде?

Әйе. Бездә 100дән артык оешма бар. Миндә 1000 чамасы электрон адрес бар. Берәр кызыклы мәгълүмат, оештырасы вакыйга булса, мин аларга хат язам. Ул рассылка да түгел, ә шәхси хат. Чөнки рассылка спам бүлегенә китәргә мөмкин. Алар мине күбесе белә, тиз генә җавап бирәләр. Без гел элемтәдә торабыз.

Татар яшьләре җыенында күп кеше җыела, аралаша. Ләкин интернетта чит төбәкләрдән язучы әллә ни күренми. Без Казанда татар сайтлары ясаган булабыз. Алар хәзер шактый күп. Әмма читтәге татар яшьләре алар белән файдаланамы соң?

Аларның һәрберсенең җирле сайтлары бар. Оешма, төбәк сайтлары. Литва, Латвия, Үзбәкстан, Казакъстан, Мәскәү һ.б. татар яшьләренең, мәсәлән. Алар мәгълүматны безнең сайтлардан алып үзләренә туплый. Ләкин монда бер киртә бар: аларның күбесе татарча сөйләшсә дә, татарча укырга кыен аларга.

Татар телен камил белмәгәнгә күрә дә, татарча сайтларга сирәк керәләр дип уйлыйм. Без шундый эш алып барабыз – кызыклы язмаларны татар теленнән урыс теленә тәрҗемә итәбез. Шулай итеп, татар егетләре-кызлары яңалыклар белән танышып бара ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG