Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Хәмитов татарлар белән очрашуны суза


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы узды. Анда хакимиятнең татарлар белән очрашуны һаман да сузуы, аларның проблемаларын ишетмәве турында сөйләштеләр.

Артабан Башкортстан татарлары мили-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин чыгыш ясады. Ул: “Август аенда Башкортстан президентына проблемаларыбызны бәян итеп хат күндердек, җавап булмады. Аннан октябрь аенда кабат мөрәҗәгать иттек, һаман тынлык”, диде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Бу хакимият белән дә уртак тел табып булмаска охшаган. Алар безне ишетергә теләмиләр, ышандырган очрашуны сузалар, шуңа каршылык чаралары үткәрик”, диде. Утырышта катнашучылар шушы фикергә килде.

Чара ахырында Мәҗит Хуҗин үткән атна Казанда узган Милли-мәдәни мохтарият конференциясе турында мәгълүмат бирде. Чит төбәк вәкилләренең Башкортстандагы проблемаларны белүләрен ирештерде. Мохтарият һәм конгрессның төбәкләрдә узара ярышып Сабантуйлар уздыруын көлкегә алды. “Хөкүмәт тарафыннан бүленгән акча Сабантуйлар уздырып, анда җырлап-биеп, арыкы эчүгә, күңел ачуга кайтып кала. Сабантуйлар ул халык көче белән уза иде. Бездә әле дә шулай. Ә хөкүмәт ресурсларын һәм финансларын мәгарифкә, тел һәм мәдәниятне үстерергә тотынырга кирәк. Узган елны нибары өч кенә төбәккә уку әсбаплары җибәргәннәр. Башкортстанның, гомумән, ярдәм күргәне юк”, диде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре



"Бездә татар-башкорт арасында дуслык хөкем сөрә"


Утырыш башында Төмән өлкәсенең Нижневартовск шәһәрендә яшәүче Салих Әмирханов чыгыш ясады. Ул андагы татар-башкорт тормышы белән таныштырды:

“Безнең шәһәрдә иң башта 1993 елда “Таң” татар-башкорт оешмасы төзелде. Ул өч ел эшләгәннән соң, “Ватан” оешмасы төзелде. 1998 елда аның нигезендә Милли-мәдәни мохтарият оешты һәм ул бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Башкортлар исә татар-башкорт оешмасы төзелеп, бераз эшләү белән каршылыкка кереп, аерылып чыктылар. Югыйсә, аларны без тартып барган идек.

“Мирас” дигән оешмабыз да бар. Ул инде элита клубы кебек, анда, башлыча, җитәкчеләр тупланган. Алар сайлаулар кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр. Шәһәрдә ике мәчет эшли.
Башкарган эшләргә килгәндә, һәр дини, милли бәйрәмнәр уза. Мәдәни тамашалар оештырабыз. Ел да зурлап Сабантуйлар уза. Соңгы елларда "Самотлор төннәре" уза. Ул поляр төннәр вакытына туры китерелә. Шуның беренче көнендә Сабантуй, икенче көнне Халыклар дуслыгы исемле чара үтә. Әлеге чара Халыклар дуслыгы исемле урамда үтә. Анда чат саен халыкларның тирмәләре куела. Шунда милли киемнәргә киенгән милләттәшләребез милли ашлар тәкъдим итә. Татар җыр-моңнары яңгырый. Өченче көнне уртак чаралар уза.
1993 елда татар-башкорт китапханәсе ачылды. Аның каршында “Шатлык” исемле татар-башкорт музыка төркеме эшләп килә. Бездә халыклар арасында дуслык хөкем сөрә. Мондагы кебек түгел”.

Нижневартовск шәһәрендә яшәүче Салих Әмирханов

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG