Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия халыкларына уртак партия кирәк”


Николай Лукьянов
Николай Лукьянов

Чуаш милли яңарышы партиясенең 20 еллык юбилеенда Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә катнашты. Җыенда Русия халыкларының уртак бер фиркасен төзү тәкъдиме әйтелгән.


Чуашларның милли яңарыш фиркасен Николай Лукьянов җитәкли. 2009 елда узган татар иҗтимагый үзәгенең 20 корылтаенда Николай Лукьянов, татар бәйсез булса, чуашка да ирек килә, дип чыгыш ясады.

Татар һәм чуаш милли хәрәкәтләре һәрдаим уртак проблемалар турында уйлана. Чуашлар ел саен Казанда узган Хәтер көнендә дә катнаша. Шушы көннәрдә татар иҗтимагый үзәге Чуаш милли яңарышы партиясенең 20 еллык юбилеенда булып кайтты. Шул уңайдан “Азатлык” хәбәрчесе иҗтимагый үзәк рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев белән әңгәмә корды.

Фәрит Зәкиев
Милли яңарыш партиясе җыенында нинди мәсьәләләр каралды?

– Юбилей бик әйбәт оештырылды. Чараның бары тик чуаш телендә генә баруын аерым әйтеп китәргә кирәк. Урысча бер сүз дә ишетелмәде. Татар телендә булган чыгышларны чуашчага тәрҗемә итеп бардылар.

Русия халыкларының проблемалары уртак – Мәскәү милли телләрне, мәгарифне, милләтләрне, милли республикаларны бетерү сәясәтен алып бара.

1991 елда оештырылган Чуаш милли яңарыш фиркасе заманында бик абруйлы була. Аңа Балтыйк буе илләре милли хәрәкәте, татарларның “Иттифак” фиркасе тәэсир иткән. 1994 елда Чуашстанда президент сайлавы уза. Сайлауда милли яңарыш фиркасе юлбашчысы Атнер Хузангай (чуаш шагыйре Петр Хузангай улы) чынлыкта җиңеп чыга. Әмма элекке өлкә комитет кешеләре административ көч кулланып, Хузангайны президентлыкка үткәрмиләр.

Әгәр тавышларны гадел санаган булсалар, чуашларның беренче президенты Атнер Хузангай булыр иде. Бездә дә обком кешеләре җиңде бит инде. Анда да шулай була.

Хәзер әлеге партия нәрсә белән шөгыльләнә?

– Аларның максаты – милли телне, мәктәпне, дәүләтчелекне саклап калу. Партия җитәкчесе Николай Лукьянов Дума депутаты Жириновскийга кискен каршы чыкты. Чөнки милли дәүләтләрне бетерү фикерен ул әйтә бит.

Чуаш милли яңарыш фиркасе юбилее дәүләт дәрәҗәсендә үттеме?

– Мәдәният министры урынбасары чыгыш ясады. Дәүләт ныклап катнашкан дип әйтеп булмый. Дөрес, оештырырга ярдәм иткәннәр. Чуашларда да шул ук хәл бит. Обком кешеләре хакимияттән китмәгән. Ә аларның канында Мәскәүгә ярау, аннан курку бар. Безнекеләр кебек.

Җыенда нинди карарлар кабул ителде?

– Мәскәүдән килгән “Ватан” партиясе башлыгы Мөхәммәд Миначевтан бик әйбәт тәкъдим булды. Ул федератив принципларны, Русия халыкларын, дәүләтләрен яклый торган федераль партия оештырырга тәкъдим итте. Бу юнәлештә эш алып барылачак. Мөхәммәд Миначев элекке Чуашстан президенты Николай Федоровны әлеге партия исеменнән 2012 елда президентлыкка чыгару тәкъдимен әйтте.
XS
SM
MD
LG