Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ике оппозиционер Манеж мәйданындагы хәлләргә бәйле рәвештә кулга алынды


Мәскәүдә рәсми теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасенең активистлары узган елның 11 декабрендәге тәртипсезлекләрне тикшерүгә бәйле рәвештә тоткарланды.

Кирилл Унчук һәм Руслан Хубаев тәртипсезлекләргә, хулиганлыкка һәм нәфрәт яки дошманлыкка чакыруда шикләнелә диелә.

Элегрәк шул ук эшкә бәйле рәвештә “Башка Русия” фиркасенең тагын бер активисты – Игорь Березюк кулга алынды.
XS
SM
MD
LG