Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылары полиция җитәкчеләрен аттестацияләүче комиссиягә мәхкәмә аша кермәкче


Русия хокук яклаучылары эчке эшләр министрлыгының югары җитәкчеләрен аттестацияләүче президент комиссиясе эшендә үзләрен дә катнаштыруга мәхкәмә аша ирешмәкче.

“Агора” хокук яклау үзәге бүген Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Алар комиссиягә бары дәүләт оешмалары вәкилләрен генә кертү конституциягә һәм федераль кануннарга каршы килә ди.

1 марттан гамәлгә кергән “Полиция турында” канун нигезендә эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә аттестация үтәргә тиеш. Министрлыкның югары җитәкчеләрен президент комиссиясе тикшерә. Аттестация эше 1 июньгә тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG