Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:30

25-26 март көннәрендә Уфада “Русия һәм ислам дөньясы: тарих һәм үзара аңлашып яшәү” исемле фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Әлеге зур җыен татар халкының асыл улы, күренекле дәүләт эшлеклесе, Советлар Берлегенең гарәп илләрендәге беренче илчесе, Сталин золымы корбаны Кәрим Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланачак. Шушы уңайдан Уфада гына түгел, ә аның туган ягы Бишбүләк районында да искә алу чаралары башлана.


Шушы зур җыенга кунакларның күпчелеге атнакич көнне үк килеп җитте. Бу халыкара фәнни-гамәли конференциягә Америка Кушма Штатларыннан, Франция, Төркия, Һолландия, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Бельгия, җәмгысе 35 илдән килгән галимнәр җыелды. Русиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

25 март көнне конференция кысларында “түгәрәк өстәл”ләр оештырыла. Аларда шәрык белән көнбатыш илләренең үзара багланышлары, христиан белән ислам мәдәниятләренең бер-берен тулыландыруы мәсьәләләре тикшереләчәк.

26 март көнне Уфаның мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында халыкара конференциянең пленар утырышы үтәчәк. Шунда ук “Кәрим Хәкимов. Кремльнең Якын Көнчыгыштагы вәзире” исемле документаль фильмның премьерасы да күрсәтелә. Кунаклар өчен башка төрле бай мәдәни программа да әзерләнгән. Алар музейларда булачак һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Кәрим Хәкимов хакында “Кызыл паша” дигән спектакльне караячак.

Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов Бишбүләк районының Дүсән авылында туып үсә. Атаклы “Галия” мәдрәсәсендә белем ала. Гражданнар сугышында катнаша, Валериан Куйбышевның урынбасары була. Аннан соң ул РСФСРның Бохарадагы вәкаләтле вәкиле, Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәркатибе вазифаларын да башкара.

Кәрим Хәкимов 1921 елда, Куйбышев тәкъдиме белән, тулысынча дипломат эшчәнлегенә күчә. РСФСРның Ирандагы генераль илчелегенә җитәкчелек итә. 1924 елда булдыклы милләттәшебез СССРның Хиҗаз патшалыгындагы (Согуд Гарәбстаны) тулы хокуклы вәкиле итеп тәгаенләнә. Аннан соң 1929-1932 елларда Йәмәндә дә илче вазифаларын башкара һәм бер үк вакытта “Ближневосгосторг” оешмасы даими вәкиле дә була.

Кәрим Хәкимов байтак телләрдә иркен аралаша. Аеруча фарсы, төрек, гарәп, француз, итальян телләрен камил өйрәнә ул. ВКП(б) Үзәк комитеты тәкъдиме белән, Кәрим Хәкимов 1935 елда Кызыл профессура институтының дөнья хуҗалыгы һәм дөнья сәясәте бүлеген дә тәмамлый һәм тагын Согуд Гарәбстанына эшкә җибәрелә. Ләкин шундый күренекле шәхесне дә сәяси золым шаукымы урап үтми. 1937 елда аны туган илгә чакыртып кайтаралар һәм бер ел чамасы үткәч, атып үтерәләр.

Кино тасмасыннан бер сурәт. Уңда - Кәрим Хәкимов
Туган авылы Дүсәндә атаклы милләттәш хөрмәтенә 48 ел элек музей ачылган иде. Әле анда да хәтер чаралары оештырыла. Танылган драматург Нәҗип Асанбаев Кәрим Хәкимов хакында “Кызыл паша” дигән пьеса язды. Ул Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә байтак еллар күрсәтелде. Үзәк телевидение дә төшереп алып үз тамашачыларына тәкъдим итте ул спектакльне.

Башкортстанда да, Татарстанда да Кәрим Хәкимовның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә әле шактый эшләр башкарасы бар.

Ул арада...

25 март көнне башланасы халыкара җыен алдыннан гына бер җәнҗал туып тора. Бу җыенда яңгыраячак докладлар һәм чыгышлар кергән махсус җыентык нәшер ителгән инде. Әмма анда башкорт галиме Марат Колшәриповның чыгышы кертелмәгән. Шушы уңайдан башкорт җәмәгать оешмалары вәкилләре Башкортстан президентына ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Бу мөрәҗәгать yeshlek.ru интернет сәхифәсендә дөнья күргән. Шунда ук Марат Колшәриповның язмасы да урын алган. Ул язмада Кәрим Хәкимов башкорт милләтчеләрен юк итәргә боерык бирүче явыз татар итеп сурәтләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG