Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рөстәм Яхинны искә алалар


Рөстәм Яхин рояльдә уйный (архив фотосы)
Рөстәм Яхин рояльдә уйный (архив фотосы)

Быел атаклы композитор, Советлар Берлегенең һәм Русиянең халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тула. Шушы уңайдан Башкортстанда да аны искә алу чаралары башланды.


Рөстәм Яхин татар һөнәри музыка сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән талантлы композиторларның берсе. Күпсанлы җырлар язу белән беррәттән, музыка сәнгатенең җитди, зур жанрларында да бай мирас калдыра ул. Рөстәм Яхинны татар романс сәнгатенә нигез салучы талант иясе дип тә белә аны милли җыр-моңнарны сөючеләр.

Уфада быел Рөстәм Яхинга багышланган хәтер чаралары берничә булыр дип көтелә. Аның беренчесе 24 март көнне Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең музыка залында үтте.

Рөстәм Яхинны искә алу кичәсен бик үзенчәлекле оештыруга танылган композитор, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов зур тырышлык салган.

Әлеге кичә башланыр алдыннан, бу тамашаның ни рәвешле үтәчәге хакында “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә дә мәгълүматлар бирде ул.

“Бу кичәдә төп чыгыш ясаучылар – Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры өчен махсус укытылучы булачак актерлар. Аларның укытучылары – профессор Таңчулпан Бабичева, Резедә Фәхруллина һәм Нурия Басыйрова да килә бу кичәгә. Ә быел көз без Уфада симфоник оркестр белән тагын да яңа чаралар оештырырга әзерлек алып барабыз. Рөстәм Яхинның инструменталь әсәрләре концертын да тамашачыларга тәкъдим итәчәкбез”, диде Алик Локманов.

Аның сүзләренчә, әле Уфа “Нур” татар театрына әзерләнүче яшь актерлар арасында көчле һәм моңлы тавышка ия егетләр һәм кызлар бар. “Аларның киләчәктә үз репертуарларына Рөстәм Яхинның җырларын һәм романсларын кертәчәгенә шик юк”, ди Алик Локманов.
XS
SM
MD
LG