Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең алты төбәгеннән Русиягә азык-төлек кертү тыела


Япония атом электр станциясендәге каза сәбәрле Русия илгә Япониянең кайбер өлешләреннән таварлар кертүне тыйды.

Ганма, Фукусима, Чиба, Ибараки, Нагано һәм Точиги төбәкләрендә 11 марттан соң җитештерелгән азык-төлекне Русиягә кертү тыела.

Моннан тыш Русия очкычларына очышларда куллану өчен Токиодан су алу тыела. Кичә Токио су үткәргечләрендә нурланышның күп булуы хәбәр ителгән иде.

Русиянең көнчышыш төбәкәрендә нурланышның артуы күзәтелми дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG