Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Казанда Сокүк конференциясе ачылды. Анда катнашучыларның чыгышларыннан аңлашылганча, белгечләр әлеге кыйммәтле кәгазьләрне әйләнешкә кертү ягыннан, Татарстанны уңайлы шартларга ия республика дип саный.


Татарстанда беренче тапкыр оештырылучы әлеге конференциягә нигез узган елның 14 декабрендә Малайзия белән Татарстан арасында кул куелган сокүк кыйммәтле кәгазьләре меморандумына барып тоташа. Әлеге килешүдә Татарстанга сокүк турында төгәл мәгълүмат җиткерү бурычы куелган була.

"Төбәк инфраструктурасының үсешендә яңа ысул – сокүк" дигән исем астында оештырылган әлеге конференция Татарстан һәм гомумән Русия икътисадына ислам инвестицияләрен җәлеп итүне максат итеп ала.

Җыенда Малайзия ислам икътисады белгечләре, Татарстан түрәләре, Русиянең башка төбәкләреннән килгән банк белгечләре һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүчеләр катнашты.

"Татарстанда 100-200 миллион долларлык сокүк чыгарылачак"

Бүгенге җыелышта сокүк темасы өч сессиягә бүленеп тикшерелде. Алар – заманча дөньяда сокүк, сокүк практикасы һәм халыкара тәҗрибә, Русиядә сокүк дигән исемнәр астында узды.

Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Линар Якупов сүзләренчә, Татарстанда быел йөз-ике йөз миллион долларлык сокүк чыгару күздә тотыла.

Әгәр Татарстан ягыннан сокүккә ихтыяҗ була икән, сокүкнең икенче чыгарылышында бу санны тагын да арттырырга була, сокүк озын мөддәтле инвестицияләргә исәпләнә, ди Якупов.

"Сокүк Татарстан аша Русиягә таралачак"

Безгә сокүкнең барлык механизмнарын да өйрәнеп бетерергә кирәк һәм безнең тәҗрибә белән сокүкләр алга таба Русия төбәкләрендә дә чыгарылачак, диде ул матбугат җыенында.

Малайзиядән килгән сокүк белгече Җәмилә Җәмалетдин сүзләренчә, беренче сокүкне чыгарганда, һәрвакыт өч төрле мәсьәлә белән очрашырга туры килә икән. Аларның беренчесе сокүк структурасына кагылышлы булса, икенчесе – сокүккә салым салу мәсьәләсе һәм өченчесе исә – сокүкне алучыларда нинди тәэсир калдыруы.
Җәмилә Җәмаледдин

Аны бит биржага куюның әллә ни авырлыгы юк, әмма иң мөһиме – аны тәэмин итүчеләрнең уңай реакциясен яулауга ирешү, ди Малайзиянең Күвәйт Финанс Йорты вәкиле Җәмилә Җәмалетдин.

Русиядә егерме миллионнан артык мөселман кешесе яшәгәнгә күрә, сокүкнең киң катламнан яклау табачагына шикләнми ислам икътисады белгечләре. Бу – бары тик вакыт мәсьәләсе генә, дип белдерә алар.

Сокүкне чит илләрдә белсәләр дә, Татарстан өчен аның үзенчәлекләре әле аңлашыла гына бара, ди Линар Якупов.

Аның өчен беренче чиратта нинди дә булса милек булырга тиеш. Һәм сокүк менә шушы милеккә нигезләнеп чыгарылырга тиеш. Милек буларак җир дә, биналар да санала ала, ди ул.

Сокүк, гомумән, инфраструктура проектлары өчен кулланыла. Ул берничек тә кечкенә финанс проектларын алыштырмый. Бары тик зур финанс проектлары өчен файдалы булып тора.

Аны йөз миллион доллардан азрак күләмдә чыгаруның мәгънәсе дә юк. Сокүкне зур корпорацияләр, хөкүмәтләр, төбәкләр һәм башкалар чыгара, ди Якупов
Линар Якупов

Аның сүзләренчә, сокүкне физик затлар сатып ала алмый. Бары тик инвестиция фондлары, банклар гына аңа ия була ала.

Аннан соң, сокүкне икътисади яктан көчле регионнар гына чыгара ала. Аңа хезмәт күрсәтә белергә дә кирәк бит әле, алдым да киттем генә түгел, ди Линар Якупов.

Баштарак бу җыенда сокүккә бәйле мандатка кул куелачагы турында әйтелгән булса да, бу документның 20-21 июнь көннәрендә Казанда узачак III Халыкара ислам эшмәкәрлеге һәм финанслары саммитына өлгертеләчәге белгертелде.

XS
SM
MD
LG