Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Халыкара кризислар Русиянең энергетик позициясен көчәйтә


Ерак Көнчыгышта нефть үткәргеч төзелеше

Ерак Көнчыгышта нефть үткәргеч төзелеше

Русия гарәп илләрендәге һәм Япониядәге кризисны үзен дөньяның зур энергия дәүләте буларак күрсәтү өчен файдаланып калырга тырыша. Бу Русия икътисады өчен вакытлыча отышлы булса да, кайбер күзәтүчеләр мондый тәрәккыят илдәге авторитар хакимиятнең тагын да көчәюенә ярдәм итәчәк дип исәпли.

АКШ җитәкчелегендәге халыкара көчләр нефтькә бай Либиядәге хәрби корылмаларны бомбалаганда, Япония Фукусима-Даичи атом электр станциясеннән нурланыш чыгуны туктатырга дип азапланганда, дөньяда энергия тәэминатының киләчәге өчен борчылулар арта бара. Әмма бу борчылулар Русиягә кагылмый.

Хәзер инде дөнья базарларында нефть бәяләре мичкәсенә 115 доллар тирәсендә тирбәлә. Нефть керемнәренең кисәк артуы дөньяның иң күп энергия чыганаклары сатучы иле Русиягә 2008 елгы дөнья финанс кризисыннан килгән зыянны төзәтү эшендә бик нык ярдәм итә.

Русия нефть базарындагы бу билгесезлектән файда күреп калырга һәм үзен дөньяны энергия белән коткаручы итеп күрсәтергә тырыша.

Киләсе елда Русиянең тулаем җитештерү күләме кризиска кадәрге биеклеккә күтәреләчәк дип фаразлаган премьер-министр Владимир Путин, узган атнада үзенә хас булмаган дустанәлек күрсәтеп, электр энергиясе кытлыгы кичерүче Япониягә ярдәм вәгъдә итте.

Путин Япониядәге җир тетрәү һәм диңгез ташкыны тәэсиренең озакка сузылуын фаразлап, Ерак Көнчыгышта ягулык проектларын, бигрәк тә газ ягулыгы проектларын тизләтергә чакырды.

Япониянең җимерелгән Фукусима Даичи атом электр станциясе
Премьер-министр табигый газны Европага күбрәк газүткәргечләр аша кудырып, сыекландырылган газ ташучы корабларны Япониягә газ ташу өчен кулланырга тәкъдим итте.

Ул шулай ук, диңгез төбеннән Япониягә электрүткәргечләр сузарга һәм япон ширкәтләренә Себердәге газ ятмаларын үзләштерүдә өлеш бирергә кирәк, диде.

Моннан тыш, Мәскәү япон ширкәтләренә башка охшаш тәкъдимнәр белән дә чыкты, аерым алганда, аларны Русиядәге ташкүмер сәнәгатенә инвестицияләр кертергә чакырды.

Әммә кайбер күзәтүчеләр, Русиянең дөнья энергетикасына артык нык кереп китүе хөкүмәтнең икътисади реформалар үткәрәчәгенә болай да зур булмаган өметләрне тәмам бетерә, дип исәпли.

Дөнья икътисади кризисы нәтиҗәсендә нефть бәяләре кисәк түбәнгә тәгәрәгәч, хөкүмәт нефть һәм газ сатуга бик нык бәйле булган икътисадны төрлеләндерергә вәгъдә иткән иде.

Андрей Пионтковский
Әмма сәяси аналитик Андрей Пионтковский фикеренчә, гарәп илләрендәге хәзерге кризис нәтиҗәсендә Русиягә нефть акчалары яңадан күпләп агыла башлады һәм бу күренеш Русиянең кризиска кадәрге хәленә кайтуын тизләтә генә.

Аның фикеренчә, бу азсанлы кешеләргә кыска вакытлы зур файда китерсә дә, ил өчен бик начар нәрсә.

Пионтковский, бу тәрәккыят Русия җитәкчеләренең гадәти фикерләвен, бигрәк тә Көнбатышка карата кризиска кадәрге кебек кискен белдерүләр белән чыгуларын да кире кайтара, ди.

Мисал итеп ул Русия президенты Дмитрий Медведевның гарәп илләрендәге чуалышлар өчен Көнбатышны гаепләвен, “алар безнең өчен дә шундый сценарий әзерләгән” дигән сүзләрен китерә.

Клиффорд Гэдди
Brookings институты икътисадчысы Клиффорд Гэдди исә, бу турыда бик күп сүз куертырга, икътисадны төрлеләндерү турында хыялланырга, төрлеләндермәү өчен Путинны яки башка берәүне гаепләргә, яки төрлеләндерү теләге өчен аларны мактарга була, әмма моның әллә ни мәгънәсе юк, ди. Аның фикеренчә, Русиянең ярышу, көндәшлек өчен энергия чыганакларыннан башка бернәрсәсе дә юк.

Русия икътисадының киләчәге Кытайның арта баручы энергия ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бәйле дигән фикердә ул.

Кремль ни генә сөйләмәсен, Русия башка бер тармакта да көндәшлеккә сәләтле түгел ди Гэдди.

Аның әйтүенчә, гарәп илләрендәг кризисның нефть бәяләренә тәэсире әллә ни озакка сузылмаячак. Ә нефть бәяләренең быел мичкәсенә 105-108 долларга җитүе әле бу хәлләр башланганчы, былтыр ук фаразланган иде. Бәяләрнең артуы якын киләчәктә дә дәвам итәр дип көтелә.

Русиядәге Путин хакимиятенә каршы көрәшүчеләр өчен исә бу начар хәбәр. Күпләр киләсе елдагы президент сайлауда Путин хакимияткә кире кайтса, шуннан соңгы 12 елда да хакимияттә калыр дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG