Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Миңнехановның беренче елы: дүрт белгеч фикере


Рөстәм Миңнехановның президент вазифасына керешү тантанасы, Казан, 25 март 2010

Рөстәм Миңнехановның президент вазифасына керешү тантанасы, Казан, 25 март 2010

Азатлык радиосы Рөстәм Миңнехановның президент вазифасында бер еллык эшчәнлегенә бәя бирүне сорап сәясәтчеләргә мөрәҗәгать итте.


"Бәя бирү иртә"


Нәкъ бер ел элек Рөстәм Миңнеханов президент эшенә керешкәндә драматург Туфан Миңнуллин мәдәнияткә игътибар кимер дип борчылган иде. Бүген ул президентның эшчәнлегенә бәя бирү иртә дип саный. “Шәхес булмаган кеше гади урманчы малаеннан президент дәрәҗәсенә күтәрелә алмый, сәясәткә ул акрынлап керә”, ди Миңнуллин.

Туфан Миңнуллин
– Шәймиев эшен дәвам гына итте. Әлегә үзенең сәясәтен, үз юлын күрсәтте дип әйтү иртәрәк. Дөрес, Миңнехановны сәясәт дөньясындагы, андагы сәяси уеннар, республиканың яшәү шартлары һәм Мәскәүнең безгә мөнәсәбәтләренә килгәндә ниндидер нәтиҗә ясау иртәрәк.

Шәймиев шомарып беткән иде. Хәйлә дә, дипломатия дә, усаллык та җитә иде – анда бөтенесе бар иде. Миңнехановка Шәһмиев дәрәҗәсенә күтәрелергә әзерлек кирәк.

Мин бер әйберне беләм – Миңнеханов уңган һәм булган кеше. Икътисад мәсьәләләрен бик әйбәт белә, башка мәсьәләләрне дә белергә тырыша. Әмма әлегә Шәймиев дәрәҗәсендә үк түгел.

Туфан Миңнуллин


"Дөрес юлда"


Тарихчы галим Индус Таһиров Рөстәм Миңнеханов әле бер ел эчендә сәясәткә кереп кенә бара дип саный.

Индус Таһиров
– Бер елын йомгаклап әйткәндә, Миңнеханов ныклап президент роленә кереп бара. Әлегә кереп бетте дип әйтеп булмый. Үз эшендә беренче урынга Татарстан икътисадын чыгара. Шунлыктан, бәлки, кайбер сәяси проблемнарга үтеп керә алмавы аңлашыладыр.

Моңа кадәр ул сәясәт белән шөгыльләнмәде. Аңа бу өлкәгә керергә кирәк. Аннан соң гына ул сәясәт белән ныклап шөгыльләнә башлаячак. Сәясәт ул ниндидер кыска гына вакыт эчендә үтеп керердәй матдә (материя) түгел. Милли сәясәт Русия өчен шулкадәр катлаулы матдә, аңа теләсә кемнең теше үтми.

Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов әлегә ашыкмый. Бәлки, ашыкмыйча дөрес тә эшлидер. Федераль үзәк белән генә түгел, әйтик башкортлар белән мөнәсәбәтләр дә бар.

Башкортлар белән беренче адымын бик дөрес ясады. Алар белән дуслашырга һәм аңлашып яшәргә кирәк, чөнки безнең башкортлар һәм Башкортстан белән булган проблемнарны чишү – ул беренче урында булырга тиеш. Татар-башкорт әгәр бергә булсалар, без теләсә нинди авыр проблемнарны да хәл итә алабыз.

Бүген өздереп Миңнеханов милли сәясәт белән шөгыльләнми дип әйтеп булмый. Ул бу проблемга ашыкмыйча, ныклап керә бара. Ул күп мәсьәләләрдә уйлап эшли торган кеше.

Индус Таһиров


"Максатсыз яшибез"


Язучы һәм сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова Рөстәм Миңнехановның президент вазифасында башкарган бер эше дә әлегә Татарстан һәм татар милләтенә файда китермәде дип саный.

Фәүзия Бәйрәмова
– Мин Миңнеханов президент булгач милли эшләрдә яхшы якка үзгәреш булыр дип көтмәдем, чөнки ул 10 ел буе Шәймиев янында хөкүмәт җитәкчесе булып утырды һәм милли мәсьәләләрдә бармакка бармак сукмады. Шәймиев заманында башланган чигенү, җимерелү дәвам итә.

Миңнеханов бу көннәрдә генә журналистларны җыеп әңгәмә уздырды. Имеш, ул әллә нәрсә эшли алмаган һәм шул ук вакытта булганын җимермәгән дип әйтелде. Икътисадта бәлки шулай тоела торгандыр, әмма милли мәсьәләләрдә ул булганын да җимерде дип әйтер идем.

Әзме-күпме булган милли мәктәпләребез, югары уку йортларында татарча укытулар, диндә булган алга китешләр бүген күзгә карап җимерелә. Күз алдында мәктәпләр, телнең куллану юкка чыга.

“Булганын җимермәдем” дип әйтү күрмәвен, сукыр булуын күрсәтә. Милли эшләрдә җимерекне күрү өчен әз генә алга китеп аның нәтиҗәсен чамаларга кирәк. Нәтиҗә бүген генә күренми, ә берничә елдан килеп чыгачак. Мәктәпсез, телсез, динсез, мәчетсез белгечләр утырып калгач кына, ул "ә шулай булган икән шул" дип әйтергә мөмкин.

Аның чит илләргә, төбәкләргә барып татарлар белән очрашуыннан бернәрсә дә үзгәрми. Әгәр очрашуның нәтиҗәсе булса мин: “Вәт булдырыды бу егет, анда мәктәп ачып кайтты, йә белгечләрне урнаштырып кайтты, йә булмаса татар телен саклап калды”, дип әйтер идем. Әмма нәтиҗәсе җыр-бию һәм спортка гына кайтып калгач, төбәкләрдә татарларга җиңеллек килмәгәч, мин аның ул очрашып йөрүеннән әллә нәрсә көтмим.

Мин Миңнехановның икътисади һәм менеджерлык эшчәнлеген дә сорау астына куяр идем. Ул әле Малайзиягә, әле Сингапурга иярергә тырыша. Русия төрмәсендә яшәп, империя кануннарына буйсынып, бәйсез булмагач килеш аерым төбәкне генә Сингапур да, Малайзия дә ясап булмый. Бу утопия.

Татарстанда гына мондый эшне эшләп булмаячак. Безнең икътисад Русия кануннарына буйсынып яшәргә мәҗбүр. Мин аның бу алымнарын тормышка ашар дип санамыйм.

Ул Русия кая төртеп күрсәтә шунда бара, ни әйтергә кушсалар шуны әйтә. Аның ни икътисадта, ни милли эшләрдә үзенең сәясәте юк. Була да алмый, чөнки ул куелган кеше. Фикерен дә әйтми, ул фикер юктыр да дип уйлыйм инде мин. Булса әйтер иде, бу хәлләргә барыбер йөрәге түзмәс иде.

Милли зыялыларны бер җыеп сөйләшер иде. Бөтенесе үз агымына ташланган, агып барамы бара, туктаган җирендә туктый, иң нечкә җирендә өзелә. Әлегә милли зыялылар бераз тыпырчына. Алар да кул селтәп туктаса, булмый инде бу, татар бетәсе беткән инде дип, Миңнехановлар ул вакытта да бармакка бармак сукмаячак.

Безнең бөтен фаҗигабез – без максатсыз яшибез, бер көн белән генә. Бүген абзарда мал бар, шәһәрдә 5-10 мең тәңкәгә арлы-бирле йөрергә эш бар, дигәндәй. Баласы укырга кергән. Бер көнлек максат белән яши торган милләткә әйләндек без.

Әгәр без алга карап, бетү-бетмәүнең нәтиҗәсен күрә алсак, бетмәс өчен бурычлар билгеләп милләт белән алга барабыз икән киләчәк булачак. Милләтнең мөмкинлекләре бар, ул ачылып бетмәде дип уйлыйм мин.

Фәүзия Бәйрамова


ур өметләр юк"


Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт тә Рөстәм Миңнеханов президентлыгы чорында ниндидер зур үзгәрешләр булачагына зур өметләр багламый.

Галишан Нуриәхмәт
– Мин бер ел эчендә нәрсә дә булса үзгәрде дип әйтә алмыйм. Чөнки үзгәреш күренгәне юк. Шәймиев заманында ничек булган, шул килеш дәвам итә. Үзгәрешләр булыр дип артык зур ышанычлар да багламыйм.

Татар мәктәпләре шатырдатып ябылып бара. Татар газетлары ябыла. Татар мәгарифе һәм мәдәнияте юкка чыгу алдында тора.

Инде татарның радио-телевидениесе юк. Миңнехановның ул турыда нидер уйлап әйткән фикере дә юк.

Без милли университет ачу турында йөргән идек, әмма ул ачылмады. Хәзер ул хакта авыз ачып әйтүче кеше дә юк. Шул дәрәҗәгә барып җиттек, татарга 4 сыйныф татарча белем җитә, дип әйтәләр. Халык сарык шикелле булгач, 4 сыйныф татарча белемгә ризалашкач, чөнки мәктәп бетергәч үзеңнең туган телеңдә укыганнарыңны тикшерү өчен имтихан да бирә алмагач, ул нинди уку була да, нинди мәгариф була.

Галишан Нуриәхмәт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG