Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (19)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов (1918)
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов (1918)
1917 ел Февраль инкыйлабыннан соң сәяси әүземлек (1)

Русия империясендә 1917 елгы февраль революциясеннән соң патша Николай II гаиләсе белән бергә үтерелә, аның бертуган абыйсы Михаил тәхеттән ваз кичә һәм князь Львов җитәкчелегендә Вакытлы Хөкүмәт төзелә. Дәүләт Думасының җитди катнашы белән барлыкка килгән һәм Русия тарихында күзәтелмәгән демократик (яки анархия) атмосферасы хөкем сөргән бу дәвердә Вакытлы Хөкүмәт өстенә сугыштан туйган рус солдатларын аны дәвам иттерергә ышандыру һәм һичбер абруе калмаган патша режимы җимерелүе белән хасил булган хакимият бушлыгын тутыру кебек авыр вазифалар йөкләнә.

Хөкүмәтнең беренче адымнары халык нәфрәтенә дучар булган элекке хакимият вәкилләрен алыштыру булды. Өстәвенә, полиция һәм жандармерия көчләре таратылгач, илдә хакимиятнең абруе тагын да кими. Радикал сул сәяси көчләр һәм шулай ук патша режимының изүен гасырлар дәвамында үз җилкәләрендә татыган урыс булмаган халыклар бу форсаттан файдаланып, эшчәнлекләрен тизләтәләр. Әлбәттә, алар арасында төрки кавемнәр дә була.

Ильяс Алкин
Вакытлы Хөкүмәт 1917 елның 20 мартында (2 апрель) "Русия ватандашларының барсының да бертигез булуы" турында тарихи карарын игълан итә. Ул милли азатлык көрәше өчен тагын бер этәргеч ролен уйный. Ләкин сәяси теориядә һәм көрәш тактикасында тәҗрибәсе күп булган төрки зыялыларының саны аз булган хәлдә, алар да кадимче динчеләр, милләтче либераллар һәм социалистлар белән хезмәттәшлекне өстен күргән, үзара төрле карашта булган өч-дүрт яшь суллар төркемнәренә бүленә.

Бу шартларда җитди сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнү либераль катламнарга йөкләнә. 1917 елның марты татар либералларының милли оешмалар төзү вакыты буларак тарихка кереп кала.

1917 елның 7 мартында (20 март) Казанның Зур театры бинасында Мөселман Мәркәзи Шураны тәкъдим итү җыелышы үткәрелә. Аны адвокат Вәлиҗан Таначев алып бара. Кабул ителгән карар буенча "Милли Шура" төзелә. Аңа адвокатлар Садри Максуди, Фоат Туктаров мулла Габдулла Апанаев, Бари (Габдулла) Баттал, Нәҗип һәм Ильяс Алкин сайлана. Җыелыш исеменнән Вакытлы Хөкүмәткә тәбрикләү хаты җибәрелә.

Фоат Туктаров
Шулай итеп, яңа хакимияткә лояльлек һәм аның белән хезмәттәшлек итү хәзерлеге күрсәтелә. Җыелыштан соң тиз арада Идел-Уралның төрле төбәкләрендә оешманың бүлекчәләре ачыла. Казан Милли Шурасы, моның белән дә канәгатьләнмичә, Төркестандагы кардәш халыкларны оештыру максатында, комиссия төзи. Аңа Гаяз Исхакый, Габдулла Баттал, Казан медицина факультетын бетергән доктор Гыйззетдин Сәйфелмөлек, Бәйрут Американ колледжында укып чыккан Борһан Хәбиб керә.

Шул ук айларда Вакытлы Хөкүмәт үзе дә "Төркестан комитеты"н төзи. Ул 5 урыс һәм 4 төрки әгъзасыннан тора. Комитетның рәисе итеп кадетлар партиясеннән Щепкин билгеләнә. Төрки әгъзалар булып комитетка II һәм III Дума депутаты Садри Максуди, Тургай губернасы комиссары казакъ Алихан Бүкәйханов, татар генералы Габделгазиз Дәүләтшин һәм тагы бер казакъ II Дума депутаты Мөхәммәтҗан Тынышбаев керәләр.

Ул айларда бу төбәк өчен җаваплы чиновник генерал Куропаткин, аның ярдәмчесе генерал Ерофеев, корпус командир генерал Сильверс, I Себер полкы командиры генерал Буров һәм җирле полк командиры генерал Цурмюлин "Эшче, хәрби һәм крестьян вәкилләре Советы" карары белән кулга алына. Вакытлы Хөкүмәт исә "Төркестан губернасы идарә комитеты" төзеп, Сәмәрканд, Сырдәрья, Фирганә, Каспий арты һәм Семиречье (Җидесу) һәм хәтта Һива белән Бохара ханлыкларын идарә итү вазифасын үз өстенә ала.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG