Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20
1917 ел Февраль инкыйлабыннан соң сәяси әүземлек (2)

Февралъ инкыйлабы вакыйгалары нәтиҗәсендә, 1917 елның апрелендә Оренбур, Самар, Ташкент һәм башка шәһәрләрдә мәҗлесләр һәм җыелышлар үткәрелә. Шул көннәрдә Галимҗан Баруди, Габдулла Баттал һәм Дәүләт Думасының элекке депутаты Кәримулла Хәсәнов зур активлык күрсәтә. Гәрчә Габдулла Баттал, холкы белән пессимистрак кеше булып, бу эшчәнлекнең уңышсызлыкка очравын язып калдырса да, "Вакыт" газетының 1917 елның 3 маенда (18 июнендә) чыккан санында Батталның Казан делегациясен Ташкентка алып баруы һәм анда хәтта "Шураи Ислам" исемле газета чыгаруы турында хәбәр басыла.

Казанда "Милли Шура"ны җыйган Вәлиҗан Таначев Оренбурда һәм Әстерханда казакъ шураларын хәрәкәткә китерү өчен иҗтиһат итә. Гомумән, Казан милли хәрәкәтнең үзәгенә әйләнә. 10 (23) мартта Казан мәчетләрендә Вакытлы Хөкүмәт рәисе князь Львов өчен хотбә укыла һәм аңа котлау телеграммалары җибәрелә. Шулай итеп, Казандагы милли оешмалары үзәк белән килешеп эшләргә тырышуларын тагын бер тапкыр күрсәтәләр.

Галимҗан Баруди (1857-1921) Сайланып куелган беренче мөфти

Галимҗан Баруди (1857-1921) Сайланып куелган беренче мөфти

Казанда кабызылган утның кызуы Петроградны да көйдереп ала. Вакытлы Хөкүмәт белән Дәүләт Думасындагы 6-7 кешедән торган "мөселман фракциясе" арасындагы мөнәсәбәтләр җанлана төшә. Дөресрәге, Вакытлы Хөкүмәт иң вак сәяси төркемнәр арасыннан үзенә беректәш булырдайларын эзләргә керешә. Мөселман депутатлары да форсаттан файдалана. 8 (21) мартта мөселман фракциясе Русиядәге диндәшләренең хәлен һәм таләпләрен үз эченә алган мөрәҗәгатьне Думаның президиумына тәкъдим итә.

Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә үз тәэсирен дә күрсәтә һәм Думага Оренбур губернасыннан депутатлыкка татар Гәйсә Еникеев Башкарма комитетның 6 әгъзасыннан берсе итеп сайлана. Бу вакыйга мөселманнар арасында зур яңгыраш таба, чөнки алар Еникеевнең Башкарма комитетка сайлануын Русиядә мөселманнарның башка милләтләргә караганда өстенрәк мәртәбәгә ирешүе буларак аңлаганнар. Вакытлы Хөкүмәт тә, тагын бер хәерхаһлык адымы ясап, 1916 елда Дала һәм Төркестан губерналарында милли азатлык күтәрелешендә катнашкан кешеләргә ярлыкау игълан итә. Ул гына да түгел, патша режимы вакытында Мөселман Рухани Идарәсенә мөфти итеп сайланган һәм халыкта үзенә карата тискәре хисләр уяткан Баязитовны урыныннан төшерә.

Дәүләт Думасының мөселман фракциясе әгъзалары аз булу сәбәпле, тиз үзгәрә баручы вәзгыятькә тиешле бәя бирергә көчләре җитмәүләрен аңлап, "Русия мөселманнарының вакытлы мәркәзи бюросы"н төзиләр. Яңа оешмага Сәлимгәрәй Җантурин, Нәҗип Корбангалиев, Исмәгыйль Лиманов, Әхмәд Салихов (Цаликов), Мостафа Чокаев, Зәки Вәлидов һәм Алихан Бүкәйханов сайлана.

Ибне Әмин Әхтәмов
1917 елның 15-17 (28-30) мартында Петроград Дәүләт Думасы әгъзасы Ибне Әмин Әхтәмов рәислегендә конференция җыела. Аның эшендә 27 кеше катнаша. Конференциядә мөселманнарның сәяси язмышына бер дәрәҗә тәэсир итәчәк карарлар кабул ителә. Алар арасында иң мөһимнәре – Бюроның "Известия временного Центрального Бюро Российских мусульман" исемле басмасын гамәлгә кую һәм илнең киләчәге турында фикер алышу өчен, 1 (14) майдан да соңга калмыйча, Бөтенрусия мөселманнары корылтаен җыю. Корылтайга мөселманнарның һәр катламыннан делегатларны катнаштыруга аерым игътибар бирелә. Шулай ук хатын-кыз делегатларны һәм армия вәкилләрен (Петроград гарнизоны, Кырым полкы һ.б.) чакыру кирәклеге ассызыклана.

Икенче яктан, бигрәк тә либераль мөселман зыялылары якын күргән кадетлар партиясе дә куера барган сәяси вәзгыятьтә, мөселманнарны үзенә җәлеп итәр өчен, Дәүләт Думасының мөселман депутатларына (кадетлар фиркасе әгъзалары булмаган тәкъдирдә дә) тиз арада тупланачак фирка корылтаенда катнашу хокукын бирә.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG