Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25
Кадетлар партиясе белән мөнәсәбәт (1)

Русия кадетлары корылтаенда мөселманнар идея сугышын башлап җибәрә. Үз сәяси партияләре булмаганлыктан аларның либерал фикерле зыялылары аңарчы кадетлар белән хезмәттәшлек итеп, Думага сайланып килгәннәр. Ләкин теләр-теләмәс кенә башкарылган бу хезмәттәшлек кадетларның әкренләп элекке йогынтыларын җую шартларында, мөселманнарның кадет позициясе белән канәгать булмавы сәбәпле какшый башлый. Шулай булгач, 25-28 март (7-10 апрель) көннәрендә Петроградта җыелган кадетлар фиркасе съезды мөселман-кадет мөнәсәбәтләренең киләчәге өчен бик мөһим була. Кадетлар партиясе үз чиратында съездны оештырып эшче, хәрби һәм крестьян вәкилләре Советына каршы ачыктан-ачык сугыш башлавын игълан итә.

Кадетларның күпчелеге үзәксезләштерелгән идарә системасына каршы булган, ягъни АКШ яки Швейцария моделе турында уйламаганнар да. Алар Франция җәмгыяте мисалын һәм баскычлы сайлау системасын өстен күрә.

Кадетларның сугыш мәсьәләсе хакындагы фикерләре дә монархистларныкыннан әлләни аерылмаган. Мәсәлән, алар Польшаны алманнардан азат итеп кабат Русиягә буйсындыру, Әрмәнстаннан ваз кичмәү, Истанбулны, Босфор һәм Дарданелл бугазларын басып алу кебек планнар корганнар.

Садри Максуди нотыгы
Садри Максуди (1878-1957)

Кадетлар фиркасе корылтаенда катнашкан мөселман вәкилләр, Оештыру Мәҗлесе (Учредительное Собрание) темасын исәпләмәгәндә, фирка үткәргән сәясәт белән бәйле бөтен мәсьәләләр буенча фикерләрен белдерәләр. II һәм III Дума депутаты Садри Максуди һәр халык үз язмышын үзе хәл итәргә хокуклы дигән фикерне таныган җөмһүриятне кабул итәчәкләрен әйтә, әгәр үзәксезләштерелгән җөмһүрият төзелсә, мөселманнар һәртөрле радикалларга һәм революционерларга каршы көрәшәчәкләр дип ышандыра. Шулай итеп, ул украиналы депутат Кухаренконың федератив демократик җөмһүриятне төзү тәкъдименә кушыла диярлек.

Ләкин кадетларның күбесе, мөселманнар үзәкләштерелгән (бүленмәс һәм унитар) җөмһүрияттә мәдәни автономия хокуклары белән канәгатьләнергә тиеш дигән фикерне алга сөрә. Дала губернасыннан депутат Никольский, казакълар исеменнән чыгыш ясап, алар Максуди позициясенә кушылмый дип белдерә һәм моның нәтиҗәсендә татарлар белән кыргызлар (казакълар) арасында идея ызгышы башланачагына киная ясый. Садри Максуди тактикасын үзгәртә һәм унитар дәүләт системасына каршы фикерләреннән ваз кичә.

Мөселманнар белән кадетлар арасындагы төп низаг сугыш һәм аның сәбәпләре мәсьәләсендә чыга. Кадет Родичев чыгышында, Германия кайзеры белән Госманлы дәүләте солтанын мыскыл иткәннән соң, Садри Максуди чит ил матбугатында киң яңгыраш тапкан түбәндәге мәшһүр нотыгын сөйли:

Мөселманнарның күпчелеге Русиянең булачак идарә ысулын демократик җөмһүрият рәвешендә күрәләр дип уйлыйм. Ләкин ул җөмһүрият каты үзәкчелек принципларына таянырга тиеш түгел. Мәсәлән, Франциядә демократик җөмһүрият мәркәзчелек принцибына нигезләнгәнчә, андагы бер авылда мәктәп ачу өчен башкалага үтенеч белән мөрәҗәгать итү сорала. Русия өчен мондый үзәкләштерелгән җөмһүрият муафыйк түгел. Бездә губерналар киң автономиягә ия булырга тиеш. Мин губерналарга киң автономия хокуклары бирелүе мөселманнарның иң зур теләге дигән фикердәмен. Без мөселманнар, Русиядә сәяси тормыш башланганнан бирле һәрвакыт Думада да, җирле идарәләрдә дә, гомумән прогрессив фиркаләр белән, аерым алганда сезнең белән, бергә хәрәкәт иттек. Киләчәктә дә шулай булыр кебек тоела. Моның шулай булуы өчен сез мөселманнарның фикерләре һәм гамәлләренә дикъкать итәргә тиешсез. Тәрәкъкыйпәрвәр партияләр һәм сезнең партия элек мөселманнарның ярдәменә ничек мохтаҗ булса, киләчәктә дә шул дәрәҗәдә үк мохтаҗ булачактыр. Сез "хакимиятне кулга алдык, шуңа күрә башка фиркаләрнең хәерхаһлыгына һәм ярдәменә мохтаҗ түгел" дип алданмагыз, киләчәктә мөселман иҗтимагый фикеренә мохтаҗ булмаячакбыз, дип уйламагыз.

Садри Максуди менә шундый төпле фикерләрен яңгырата.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG