Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә “Көнчыгыш хезмәттәшлек” парламент ассамблеясе утырышы уза


Бүген Брюссельдә “Көнчыгыш хезмәттәшлек” (Euronest) парламент ассамблеясенең беренче утырышы уза. Ул Европа Берлеге һәм элекке Советлар Берлегенә караган илләр хезмәттәшлеге програмы нигезендә оештырыла.

Беренче утырышта ассамблеянең җитәкчелеге сайланачак. “Көнчыгыш хезмәттәшлек” програмында Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Молдова һәм Украина катнаша.

Әмма Беларус парламентарийлары беренче утырышка чакырылмаган. Европа Берлеге, 2010 елның декабрендә үткән президент сайлаудан соң беларус хакимияте оппозициядәге сәясәтчеләрне эзәрлекләгәнгә күрә, протест белдереп, аларны катнаштырмаска карар кылган.
XS
SM
MD
LG