Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Чехиядә кораллы сугышчыларга ярдәм итүдә шикләнгәннәр тоткарланган


Чехиядә Төньяк Кавказдагы кораллы сугышчыларга ярдәм итүдә шикләнелгән җиде кеше тоткарланган.

Чехия полициясе әлеге җинаятьчел төркемгә кергән дип шикләнелгән тагы ике кешене тоткарлау үтенечен Германиягә җибәргән. Алар Русиядә террор гамәлләре оештыручы экстремистларга булышкан дип шикләнелә.

Тоткарланучылар арасында Болгарстан һәм Русиянең Төньяк Кавказ республикалары ватандашлары бар. Тикшерү аларны Дагыстандагы “Шәригать җәмәгате” радикал оешмасы әгъзалары дип белдерә.

XS
SM
MD
LG