Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Брюссельдә “Көнчыгыш хезмәттәшлек” парламент ассамблеясе утырышы узды



Бүген Брюссельдә “Көнчыгыш хезмәттәшлек” (Euronest) парламент ассамблеясенең беренче утырышы узды. Ул Европа Берлеге һәм элекке Советлар Берлегенә караган илләр хезмәттәшлеге програмы нигезендә оештырылды.

Җыелышта ассамблея рәисташлары итеп Украина төркеме башлыгы Борис Тарасюк һәм Европа парламентындагы Болгарстан вәкиле Кристина Вигенина сайланган.

“Көнчыгыш хезмәттәшлек” програмында Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Молдова һәм Украина катнаша.

Әмма Беларус парламентарийлары беренче утырышка чакырылмаган. 2010 елның декабрендә үткән президент сайлаудан соң Беларус хакимияте оппозициядәге сәясәтчеләрне эзәрлекләгәнгә күрә, Европа Берлеге тарафыннан чикләүләр кертелгәнгә аларны бу юлы катнаштырмаска карар кылганнар.

XS
SM
MD
LG