Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Тукайны искә алдылар


“И мөкатдәс моңлы сазым” кичәсеннән күренеш
“И мөкатдәс моңлы сазым” кичәсеннән күренеш

Габдулла Тукайның туган көнендә Оренбур татар театрында “И мөкатдәс моңлы сазым” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Шагыйрьгә багышланган юбилей кичәсен Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар театры артистлары әзерләде.

Сәхнәдәге зур экранда Тукай рәсеме. Кичә Флүзә Сөләйманова башкаруында “Бишек” җыры белән башланып китте. Зур экранда фотосурәтләр алышынып торды.

Биографик өзекләр Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева,Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин, артист Рафаэль Яросланов башкаруында халык җырлары белән барды: “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Сибелә чәчем”.

Оренбур төбәге ягының халкы кечкенәдән Тукай шигырьләрен укып үскән. Нәниләрнең дә Тукай дип телләре ачылган. Артист гаиләсендә үскән, кечкенә Азат Мостафин көчле алкышлар астында шигырьләрне бик оста итеп башкарды:
Азат Мостафин
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр-
Безнең дуслар барсы да.

Оренбурның 38нче мәктәп укучысы Лия Газизованың да яратып укыган әсәрләренең берсе –“Шүрәле” поэмасы икән. Лия аны сәхнәдән укып ишеттерде.

Без Тукайдан ерагая барган саен,Тукайның бөеклеге арта бара. Беренче карашка, сәхнәдән барысына да таныш әсәрләр: “Шүрәле”, “Сарык белән Кәҗә” әкиятләре. ”Шүрәле”дән өзекне Маргарита Сәгыйтова, Алмаз Мостафин, Салават Халиков башкарды.

"Шүрәле"дән өзек
Тукай белән халык аерылгысыз. Залдагы утыручыларның төрле буын вәкилләре булуы да моны раслый. Тукай әсәрләре белән шәһәрнең Хөсәен Ямашев китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Әлбәттә, татар яшәгән җирдә бер генә чара да татар халкының гимнына әйләнгән – “Туган тел” җырыннан башка үтми.

Оренбур җәмәгатьчелеге өчен Тукай бүген дә иң олы, иң кадерле шагыйрь. Оренбур татар драма театры артистлары тарафыннан әзерләнгән кичә ахырында туган телне саклау өлкәсендә үз өлешләрен керткән милләттәшләребезгә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында җәмәгать эшлекләре, артистлар, журналистлар бар иде.
"Кәҗә белән Сарык" әкиятеннән өзек
XS
SM
MD
LG