Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан "державниклар" күзәтүенә алына


Русия стратегик тикшеренүләр институтының Казандагы вәкиллеге җитәкчесе Рәис Сөләйманов
Русия стратегик тикшеренүләр институтының Казандагы вәкиллеге җитәкчесе Рәис Сөләйманов

Казанда Русия стратегик тикшеренүләр үзәгенең вәкиллеге ачылды. Аның җитәкчесе итеп җәмәгатьчелекне “ваһһабчылык” темасы белән куркытырга яраткан Рәис Сөләйманов билгеләнде.

Бу үзәк Татарстандагы хәлләрне күзәтеп, федераль үзәккә хәбәр итеп торачак. Аның ачылышына Тышкы күзләү хезмәтенең (CВР) элекке генерал-лейтенанты, хәзер стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе булган Леонид Решетников та килде. Элек ул югары җитәкчеләргә һәм хакимият оешмаларына аналитик белешмәләр әзерләүче ябык оешма иде.

Татарстан башкаласында ачылган һәм рәсми рәвештә Идел буе (Казан) төбәк һәм этно-дини тикшеренүләр үзәге дип аталган бу үзәк барлык хисапларны Русия президентына җиткереп барачак. Чөнки институтны оештыручы булып нәкъ президент тора.

Решетников институт күбрәк тышкы көчләрнең Русиягә тәэсире турында тикшерүләр уздырачак дисә дә, “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов моның белән килешми. Аның фикеренчә, Татарстанда ул кадәр аерым кызыксыну тудырырлык чит ил мәнфәгатьләре юк.

“Бездә бары ике – Иран һәм Төркия консуллыгы гына бар, саклану корылмалары бөтенләй юк, 40 ел инде шымчыларның ачыкланганы булмады”, ди ул.

Әхмәтов фикеренчә, федераль үзәк җитәкчелегенең мондый вәкиллекне ачуы республикаларны бетерү өчен җирлекне “капшап” карау өчен булырга мөмкин. Чөнки Мәскәүгә Татарстандагы вазгыятьне белеп тору бик мөһим.

Шулай ук ул моның Русия президенты сайлавы якынлашуына да бәйли.

Решетников әйтүенчә, башта бу оешманы президент идарәсенең бер бүлекчәсе итмәкче булганнар, әмма хисапта артык формализм булмасын өчен Медведев моны кире каккан. Шуңа да карамастан идарә-хуҗалык өлкәсендә ул президент эшләре идарәсенә карый икән. Һәм институт “державачыл” карашларга нигезләнә.

Казандагы урыс шовинистлары өчен сөенеч, алар хезмәттәшлек итәргә риза

Казандагы вәкиллекнең җитәкчесе итеп тә Әхмәтов әйтүенчә, яшь, Мәскәүгә йөз тоткан, “державачыл” карашлы булган Рәис Сөләйманов билгеләнгән. Ул аның рухи остазы булып шул ук институт белгече Яна Амелина тора дип саный. “Ваһһабчылык”, дини экстремизм турында “авыз чайкарга” яраткан бу белгечләрнең язмалары әледән-әле Русия басмаларында басылып килә. Ләкин Әхмәтов Сөләймановның күп кенә карашларны яктырткан шактый саллы конференцияләр уздыра алуын мактап үтә.

Решетников әйтүенчә, институтта чит ил грантларына эшләүче белгечләргә урын юк. Анда бары бердәм һәм бүленмәс Русиягә тугры хезмәт иткәннәр генә җәлеп ителә.

Гомумән, үзәкнең төбәктәге җитәкчеләре үз янына 20-30 авторны туплап төрле фәнни чаралар оештырырга тиеш. Казанда инде оешманы тәкъдим итү чарасында ук Казандагы урыс милләтчеләре Михаил Щеглов белән Александр Салагаев хезмәтттәшлек итәргә теләк белдергән.

Сөләймановның алар янында еш булуы һәм бергә эш итүе беркемгә дә сер түгел. Әхмәтов, Мәскәүгә һәм православ идеологиягә йөз тоткан шундый көчле үзәк әле Казанда беренче тапкыр гына булдырыла дип саный.

Бу үзәк тирәсенә туплана башлаган кешеләрдән үк инде аның нинди юнәлеш алачагын чамаларга була. Өстәвенә, аның җитәкчелеге СBР-ның элекке хезмәткәрләреннән торуы да күп нәрсә турында сөйли.

Сөләймановның үзе белән үзәк эшчәнлеге хакында сөйләшеп булмады. Ул ислам хәрәкәтен өйрәнү өчен Үзбәкстанга киткән булып чыкты.
XS
SM
MD
LG