Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле – күңелем теле" татарча өйрәтә


“Татар теле – күңелем теле” китабы һәм дисклары
“Татар теле – күңелем теле” китабы һәм дисклары

28 апрель көнне Казанда, чит төбәкләрдә яшәп, татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Татар теле – күңелем теле” проекты тәкъдим ителде. Уку-укыту комплектын тәкъдир итү һәм аны кулланырга өйрәтү семинары Европа Шурасының төбәк яки азчылык телләре Хартиясе чаралары кысасында узды.


Апрель ае быел һәр елдагыча мәдәни чараларга бай булды. Әлеге чараларның берсе – узган атна ахырында татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Шурасы, Европа Берлеге һәм Русия төбәк үсеш министрлыгы бергәләп оештырган “Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе”нә бәйле зур җыелыш.

Әлеге җыен чыннан киң күләмле итеп оештырылганга күрә, без бу теманы киләсе көннәрдә уздырылачак аналитик сөйләшүгә калдырып торабыз.

Бу язмабыз әлеге оешмалар тырышлыгы белән "Русиядә милли азчылыклар: телләр, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте үсеше" проекты нигезендә тормышка ашырылучы уку-укыту комплекты турында булачак.

Татар телен төрлечә укытып була

Комплект ике өлештән тора: татар теле дәреслеге һәм аудиокурс. Яңа дәреслек татарчаны җиңел итеп өйрәтүне максат итеп алган. "Татар теле – күңелем теле" дип аталган укыту дәреслеге 18 дәресне берләштерә.

Илдар Гыйльметдинов
Китапта тел өйрәтү ысуллары мәктәп дәреслекләре белән чагыштырганда гадиләштерелеп бирелә. Моның белән беррәттән һәрбер татарча сүз янында аның русча һәм инглизчә тәрҗемәләре дә языла. Һәм шулай ук, сүзләр тагын да ныграк истә калсын өчен, төсле рәсемнәр, иллюстрацияләр кулланыла.

Русия Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль автономиясе Шурасы рәисе Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, китапның авторлары – КФУ татар филологиясе факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы укытучылары. Аудиокурсны исә Татарстанның танылган артистлары укыган.

Дәреслек комплектын татар федераль милли-мәдәни автономиясенә гариза белән мөрәҗәгать итеп кенә тәэмин итеп була, ди ул. Әгәр бу комплект яклау таба икән, без киләчәктә аның яңасын да эшләргә тырышачакбыз, дип белдерә Гыйлметдинов.

Дәүләт Думасы депутаты эшне интернет аша да киң җәелдерү ягында тора. Кайбер татарлар ана телләрен белми, алман һәм америкалы татарча өйрәнә.

Чит ил укучылары дәреслекне сынап караган


Чарада, әлеге дәреслек хакында татар телен өйрәнүче чит ил укучылары да чыгыш ясап, теләк булганда татар телен бик җиңел өйрәнеп булуын күрсәтте.

Авррам Леон, Рууд Барталемеу һәм дәреслек авторларыннан Кадрия Фәтхулова
Шуларның берсе – Германиянең Гиссен шәһәрендә туып үскән Рууд Барталемеу Казанга беренче тапкыр 2001 елда килгән булган. Үз диссертациясен татар теле терминологиясе темасында язган. Һәм агымдагы елның гыйнвар аенда әлеге диссертациясен яклаган да.

Аның сүзләренчә, хәзерге көндә ул Гиссенда тюркология кафедрасында эшли. Бездә татар теле икенче төрки тел буларак укытыла, дип белдерә ул.

Америка Кушма Штатларыннан килгән Авраам Леон да җыелышта катнашучылар алдында татар телендә чыгыш ясады.

"Мин үзем АКШның Калифорния штатыннан. Хәзерге вакытта КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыйм һәм анда стажировка узам", ди Авраам Леон.

"Тел өйрәтүдә коммуникатив компетенция булдыру мөһим"

"Татар теле – күңелем теле" дәреслеген хәзерләүчеләр сүзләренә караганда, чит ил кешеләренә татар телен өйрәтү өчен коммуникатив компетенцияне формалаштыру мөһим. Ә бу исә бик күләмле эш.

Урта мәктәп һәм югары уку йорты шартларында иң беренче итеп, тел, аннан соң сөйләм һәм социаль-мәдәни компетенцияләргә басым ясарга кирәк, ди алар.

Уку-укыту комплекты авторлары фикеренчә, яңа дәреслек җыелмасы, нәкъ менә шушы максатларга ирешүне беренче планга куя да инде.
XS
SM
MD
LG