Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

“Себер ханлыгы ядкарен саклыйк”


Луиза Шәмсетдинова, Сания Мирхалиева һәм Римзил Вәли

Луиза Шәмсетдинова, Сания Мирхалиева һәм Римзил Вәли

Күчем хан яшәгән тарихи урынның бүген зиратка әйләнү куркынычы бар. Тобольски шәһәрендә яшәүче Луиза Шәмсетдинова бу урынны тергезү өчен зур эш алып бара. Сөйләшүдә шулай ук Омски милли-мәдәни мохтариятенең җитәкче урынбасары Сания Мирхалиева да катнаша.


Римзил Вәли.
Хәзер Казандагы тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр турында еш кына сөйлибез. Чыннан да, Казан – үзе меңъеллык һәйкәл. Татарстанның районнарында, шәһәрләрендә күп кенә кызыклы тарихи биналар, борынгы ташлар бар.

Ә бит татар Татарстанда гына түгел, ә барлык Русия төбәкләрендә дә яшәгән. Әстерханда хәтта татар дигән базар да бар иде. Касыйм ханлыгында Сөембикә күмелгән, диләр. Һәркайда татар үзе юкка чыкса да, чыкмаса да, аның эзләре калган.

Кызганыч, кайвакытта кайбер урыннарда эзләре дә, татарлары да калмаган. Бу – татарның үз исеме генә түгел, матди байлыгы да югалган дигән сүз. Бу – Русиянең тарихы. Аның җансыз шаһитлары булган ташлар, һәйкәлләр бетеп бара дияргә мөмкин.

Хәзер һәйкәлләр турында сөйләгәндә, Казан, Яңа бистә, Иске бистә, Алабуга, Болгарны гына түгел, татар иленең борынгы җире булган Русиянең күп кенә башка төбәкләрен дә искә алырга кирәк. Әйдәгез, татарлар яшәгән җирләрне барлыйк.

Бу турыда сөйләшер өчен Төмән өлкәсенең Тобольски шәһәрендә яшәүче “Мирас” иҗтимагый оешмасының шура рәисе Луиза Шәмсетдинова, Омски милли-мәдәни мохтариятенең җитәкчесе урынбасары Сания Мирхалиева “Азатлык” студиясенә килде.

Луиза Шәмсетдинова. Сүземне Гөлизәр Абдрахманованың шигыре белән башлыйсы килә:

“Урал-таудан Кытайгача булган Себер ханлыгы.
Иксез-чиксез булгандыр гаскәренең санлыгы.
Обь, Иртыш, Тубыл елгалар – барысы да аның хөкемдә.
Барысы да ясак түли. Күчем түләми беркемгә.
Иртә таңнан төнгә кадәр утырып Искер калада
Язган карар өе хуҗа ерак-ерак далага...”

Бу бик озын шигырь. Анда язылганнар бүген дә актуаль дип саныйм. Искер – Себер ханлыгының башкаласы.

Римзил Вәли. Мәктәп дәресләрендә Искер дигән әйберне укытмадылар. Ул шәһәр кайсы елларда төзелгән? Кайчан һәм ничек юкка чыккан?

Луиза Шәмсетдинова. Әйе, Искер шәһәре туган як тарихы дәресләренә кертелмәгән. Без укыган вакытта Куликово кыры турында укыдык. Ә безнең Себер ханлыгы турында белмәдек.

Мин үзем Төмән өлкәсенең Вагай районы Күбәк авылыннан. Минем авылым Тобольски шәһәреннән 50 километр ераклыкта урнашкан. Шул юлларда йөргән вакытта, мин үземнең башкалам Искерне үткән булганмын. Моны мин соңрак кына белдем. Тарих белән кызыксына башлагач, Алла Тәгалә мине Искер шәһәренә алып килде. Бүген мин Искердә яшим.

Сания Мирхалиева. Искер шәһәре Тобольскидан 19 чакрым ераклыкта урман эчендә урнашкан. Луиза ханым шушы шәһәрне торгызу өстендә эш башлады. Хәзерге көндә анда ике генә бина салып куелган. Шулай ук алар шушы урында Күчем ханның йортына охшатып йорт һәм мәчет салырга уйлый.
Луиза Шәмсетдинова

Луиза Шәмсетдинова.
Шушы эшне башкаруда без күп кенә кыенлыкларга очрадык. 1582 елда ханлыгыбызны татарлар калдырганнан соң, Явыз Иван гаскәре килгәннән соң, 2005 елда татарлар бу урынга кабат кайтты дияргә була.

2005 елда безнең якка Путин килде һәм төбәкне туризм өлкәсендә үстерергә кирәк, диде. Бу эшкә федераль һәм төбәк бюджетыннан акча бирелгәч, Төмән өлкәсенең төбәкне үстерү департаменты саклап булырдай тарихи объектлар исемлеген туплый башлады. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр үз програмнарын булдырды. Кызганыч, безнең тәкъдимнәребезнең берсе дә стратегик үсеш програмына кермәде.

Әмма 2005 елда без бу урында җир кишәрлеге алып калырга өлгердек. Шушы алты ел эчендә бик күп килешүләр үттек. Инде бөтен документларны туплагач, безгә генераль планның төзелүен, безнең соңга калуыбызны хәбәр иттеләр.

Бу план нигезендә безнең җирдә урыс зираты булырга тиеш. 2007 елда үзебезнең җирне Абалакский заказник территориясенә керттек. Тыюлык махсус саклана торган объектлар исемлегенә кертелгәч, анда зират булырга тиеш түгел.

Әмма вакыт уза. Ул тарихи һәйкәлләрне сакламый. Иртыш елгасы яр буйларын бик тиз ашый. Шуңа, Себер ханлыгы ядкарен саклап каласы килә. Бу мәсьәләдә фәнни-гамәли конференцияләр дә үткәрдек, “Искер – Себер ханлыгының башкаласы” дигән китап чыгардык, ел саен “Искер-җыены” дигән фестиваль үткәрәбез. Безнең бу эшләрдә Татарстан фәннәр академиясе бик зур булышлык күрсәтә.

Сания Мирхалиева. Искер шәһәре булган урында мин өч мәртәбә булдым. Ике тапкыр Искер җыенында катнаштым, бер мәртәбә “Мирас” оешмасының бишьеллыгында булырга туры килде. Беренче килгәндә, Искер җирендә палаткалар гына куелган иде. Тобольски шәһәре оешмалары бик күп ярдәм күрсәткән иде.

Соңгы тапкыр килгәндә, зиратның да киңәюен күреп, күңел бик кырылды. Моны ничек туктатырга дигән сорауны мин дә күтәрдем. Себердә җир бик күп. Ә Күчем хан утырган җир бер генә. Ни өчендер һаман да Искер шәһәренә таба кешеләрне күмү дәвам итә, ә икенче якка таба күммиләр.

Бәйрәм турында әйткәндә, халык монда чыннан да хаҗга кебек килә. Бабаларыбыз яшәгән урынга килгәч, күңелләребез сафлана, җаннарыбыз тынычланып китә, ди монда килүчеләр. Моны татарларның Болгарга баруы белән чагыштырып булыр иде.

Римзил Вәли. Луиза ханым, проект нинди булачак? Төмәндә яшәүче татарларга үзегезнең проектыгызны тәкъдим иттегезме?

Луиза Шәмсетдинова. Инициатива халыктан чыккач, барысы да кызыксына. Акча аз җыела, чөнки авылларда эш юк. Кеше балык тотып, урманга йөреп яши иде. Хәзер күл, урманнар арендага бирелгән. Гади халык анда йөри алмый. Шунлыктан Себер татарларын саклап калу проблемасы да бар.

Римзил Вәли. Кем белә, бәлки аңлатканда, бөтен татар халкы җирле хакимиятләр белән бергә ныклап тотынганда, ярдәм булыр. Без бу теманы башлап җибәрдек, төрле төбәкләрдә яшәгән һәр татар үзенең авылына, шәһәренә күз салса, мөгаен, ата-бабаларыбыз яшәгән төрле тарихи ядкарьләргә тап булачак.

Искер шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG