Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Әфганстан: Пакстан махсус хезмәте бин Ладенның кайда булуын белгән


Әфганстан саклану министрлыгы, Пакстанның махсус хезмәте Осама бин Ладенның үз илләрендә булуын белми кала алмый, дип белдерә. Бу хакта бүген министрлык вәкиле әйтте.

“Әл-Каидә” башлыгы юк ителгәннән соң Әфганстан ягының бу беренче рәсми белдерүе иде.

Элегрәк Пакстаннан Әфганстанга кораллы сугышчыларның үтеп керүе өчен Пакстан күзләү хезмәте гаепләнә иде. Бу хәл ике ил арасында киеренкелеккә сәбәп булды.

XS
SM
MD
LG