Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрия хакимияте гамәлләрен “вәхшилек” дип атый


Марк Тоунер
Марк Тоунер
Кушма Штатлар дәүләт департаменты Сүриядә хөкүмәтнең халык демонстрацияләрен бастыруын “вәхшилек” дип саный.

Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тоунер демонстрантларга каршы танклар куллануны һәм күпләп кулга алуларны “гаепсез кешеләрне күпләп җәзага тарту” булып тора дип әйтә.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, 7 атнага сузылган протест чаралары вакытында илдә 560-тан артык кеше үлгән.

Дәръа шәһәрендә хакимият демонстрантларны бастыруда үтә рәхимсезлек күрсәтте.

Кушма Штатлар Сүрия хакимиятенә карата яңа чикләүләр кертте. Европа Берлеге дә шундый ук чикләүләр кертергә җыена.
XS
SM
MD
LG