Accessibility links

Кайнар хәбәр

ДНК тикшерүе Доку Умаров үлемен расламый


Доку Умаров
Доку Умаров
ДНК тикшерүе Ингушетиядә март ахырында Русия махсус хезмәте үткәргән операция вакытында үтерелгән 19 сугышчы җәсаде арасында Доку Умаровныкы да булуны расламый.

Бу хакта Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров РИА-Новостига белдерде.

Элегрәк Русия махсус хезмәтендәге чыганак әлеге агентлыкка, Умаров җитәкчелегендәге төркем Ингушетиядәге операция вакытында чолганыштан чыгып китә алган, дип белдергән иде.

Доку Умаров узган ел Мәскәү метросында һәм “Домодедово” һава алынында булган шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Ул вакытта, гыйнвар аенда, 37 кеше үлде.

Соңгы ун ел эчендә Умаров үтерелде дип җиде тапкыр хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG