Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләттәшебез Гата Камский Америка өчен уйный


Казан шахмат мәркәзе булырга әзерләнә. 2013 елда узачак Универсиадага башкалада шахмат академиясе төзеләчәк. 4 майда исә Казанда дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесе башланды.

25 катлы, гомум мәйданы 22 мең квадрат метр булган шахмат академиясе Казан үзәгендә “Туган авылым” комплексы янында урнашачак. 4 май көнне Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Александр Жуков, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, ФИДЕ халыкара шахмат федерациясе башлыгы Кирсан Илюмжинов әлеге бинаның беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.

Чәршәмбедә Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесе башланды. Анда дөньяның иң көчле сигез шахматчысы канташа: Әрмәнстаннан Левон Аронян, Русиядән Владимир Крамник һәм Александр Грищук, Болгарстаннан Веселин Топалов, Азәрбайҗаннан Шахрияр Мамедьяров һәм Теймур Раджабов, Израилдән Борис Гельфанд һәм АКШтан милләттәшебез Гата Камский. Бу бәйгедә җиңүче 2012 елда хәзергә дөнья чемпионы булып торган Һиндстан шахматчысы Вишванант Ананд белән уйнаячак.

Чыгышы белән Оренбур якларыннан булган Гата Камский берничә ел шахматны ташлап торганнан соң, 2010 елда кабат шахматка кайтып, АКШ чемпионы булды.

1990-нчы еллар башында аталы-уллы Гата һәм Рөстәм Камский Казан шахматчылары белән очрашу үткәргән иде. Журналист Римзил Вәли архивында шул очрашуның видеоязмасы сакланган. Аның кайбер өзекләрен “Азатлык” сәхифәсендә тәкъдим итәбез.

Гата һәм Рөстәм Камскийлар Казанда (архив видеосы)
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG