Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ мәгълүматны “Яндекс”тан да җыя


Русия федераль иминлек хезмәте Андрей Навальныйның ришвәтчелеккә каршы оештырылган “РосПил” проектына акчалата ярдәм итүчеләр турында мәгълүматны “Яндекс”тан алган.

“Яндекс”ның баш мөхәррире Елена Колмановская сүзләренчә, иминлек хезмәте Навальныйның үзе турында һәм тагын йөзләп кешенең хисапларын сорап алган. Әлеге кешеләр арасында Навальный проектына акчалата ярдәм итүчеләр дә булган.

Колмановская Русиядә кануннары нигезендә әлеге мәгълүматны бирми кала алмауларын да әйтә. Әмма шул ук вакытта ул “Яндекс.Деньги”ны кулланучылар турында мәгълүмат шәхси кешеләрнең кулларына төшүгә ризасызлык та белдерә.

“Килеп туган вазгыять үзебездә дә зур ризасызлык тудырды. Кулланучыларның ярсуларын уртаклашабыз. Безнең юристлар тикшергәч, моңа каршы нәрсә эшләргә мөмкин булуы ачыкланачак”, дип белдерде Колмановская “Эхо Москвы”га.

Русия федераль иминлек хезмәте, “Яндекс” җитәкчесе әйтүенчә, аларга һәм шулай ук банкларга, түләү системаларына һәм почта хезмәтенә даими рәвештә төрле мәгълүмат бирүне сорап тора.

Элегрәк, “РосПил”га акча күчерүче блогерлар үзләренең ярдәме турында мәгълүматны башка бер чит кешеләрнең дә белүе турында Навальныйга зарланган булган. Шалтыратучылар үзләрен журналист дип атап, “Нигә сез “РосПил”га ярдәм иттегез?" дип сораган. Кайбер блогерлар сер ачылуның артында “Наши” хәрәкәте тора дип әйтә.

Навальныйның “РосПил” проекты дәүләт сатып алу системасы аша баючы түрәләрне фаш итү өчен оештырылган. Аңа ярдәм итүчеләр апрель уртасына 6,2 миллион сум акча күчергән булган инде.
XS
SM
MD
LG