Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Төньяк Кореяда 200 мең кеше хезмәт лагерьларына ябылган


Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Төньяк Кореяда хезмәт лагерьларына ябылучылар саны 200 мең кешегә җитә, дип белдерә.

Хокук яклау оешмасы бүген иярченнәр төшергән мәгълүматка, илдән качучылар арасында ябылудан булганнар һәм лагерь сакчылары сүзләренә нигезләнгән хисабын игълан итте.

Amnesty International белдерүенчә, соңгы дистә еллар эчендә әлеге ябылу урыннарының мәйданнары да һәм анда булучыларның саны да арткан. Лагерьлардагы шартлар кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. Анда ябылганнарның хәле коллар дәрәҗәсенә җитеп килә.

XS
SM
MD
LG