Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Татфакны бетерүгә исе китмәгән студентлар дини хокукларын яклауга керешә


Элекке КДУда үткән ифтар ашы, 2008 ел.

Элекке КДУда үткән ифтар ашы, 2008 ел.

Казандагы мөселман яшьләре КФУда намаз бүлмәсен сорау гына түгел, ашханәләрдә хәләл аш таләп итүгә дә өлгереп җитте.


Казан федераль университетының филология факультеты студенты Зөлфәт Хафизов бер көндә генә 6 бит тутырып имза җыйган. Курсташлар, танышлар, дуслар, аларның дус ишләре кул куя. Шушы уку йорты ашханәсендә хәләл аш белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьне имзалаган кешеләр исемлегендә татарныкы гына түгел, урыс фамилияләре дә очрый. Мөселманнар моны кирәк дип саный, башкалар исә хәләл ашарга каршы түгел.

Хәләл ашлар кертүне яклап бер көндә җыелган имзалар
Университет ректорына җибәреләчәк бу документ астында бер атна-ун көндә 700дән артык имза җыелды, ди бу мәсьәләне күтәреп чыккан яшь мөселман Зөлфәт Хафизов.

Хәзерге вакытта шәригать кануннары белән яшәүче студентлар көндезге ашларын йә итсез ала, йә инде тәнәфестә кыйммәтрәк саналган читтәге хәләл кафеларга йөгерә.

Зөлфәт Хафизовның әйтүенә караганда, университетның кафе, ашханәләрендә хәләл ризыклар кертүгә ихтыяҗ инде күптәннән бар, әмма бары хәзер генә мөмкинлекләр ачыла бара. Мөселман динен тотучылар да арта, хәләл ашлар кирәклеген яшьләр үзләре дә таный башлады, дип саный активист егет.

Шулай итеп, татфакны саклап калу мәсьәләсендә университеттагы татар студентларының миллилеге әллә ни күренмәсә, дини хокукларын алар күпкә активрак якларга җыена.

Зөлфәт Хафизов
"Гомум алганда университетта мөселманнарга караш әйбәт", ди Зөлфәт. Шуңа ул бу хәләл ашлар белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителер дип өметләнә. КФУның физика корпусы дип йөртелә торган күпкатлы бинадагы ашханә җитәкчелеге, чыннан да шундый ихтыяҗ барлыгы расланса, хәләл итләр пешерә башларга каршы түгел икән.

Студентлар үтенече белән бу ашханәгә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз үзе шалтыраткан булган. Киләчәктә мөселманнар башка биналарда да туклану урыннарында хәләл ризыклар тәкъдим ителер дип өметләнә.

Филология факультеты студенты Зөлфәт Хафизов шәригать кушканча ашарга теләгән студентлар күплеген имзалар саны белән расларга җыена. Якын көннәрдә култамгалар бер меңгә җитәчәк, ди ул.

Зөлфәт исәпләвенчә, Казан университетында 16 меңләп студент булса, алардан 1-2 меңе хәләл генә ашый. Мөселманнарның рәсми саны билгеле түгел.

"Физик"лар ифтарлар үткәрә


Физика факультеты бинасы дип саналган күпкатлы йортның ашханәсендә моңа кадәр хәләл ашлар тәкъдим итү очрагы булган. Анда берничә ел рәттән йөзләп студент катнашлыгында ифтар ашлары оештырылган.

"Үткән елда ураза вакытында студентлар үзләренең һәм башка югары уку йортларыннан яшьләрне җыеп, анда авыз ачтыру мәҗлесләрен уздырды", дип сөйли Хафизов.

Гомум алганда, КФУда ислам динен тотучы һәм аның белән кызыксынучылар шактый. "Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юныс белән очрашуга йөзләрчә студент килә иде, торган саен зуррак аудиторияләр аерыла башлады", дип искә ала Зөлфәт.

Элекке Казан дәүләт университеты җитәкчелеге дә бу мәсьәләдә мөселманнарга каршылык күрсәтмәгән. Популяр имам белән очрашуларны оештыруга бу югары мәктәп башлыкларыннан рөхсәт итүче имзаларны алу авыр булмаган иде, ди Зөлфәт Хафизов. Шулай итеп Рамил хәзрәт Юныс берничә ел рәттән, елга берничә тапкыр югары мәктәп укучылары белән очрашулар уздырган.

Мөселманнар баскыч астыннан өскәрәк чыкмакчы

Университетта мөселманнарның хокукларын таләп итү очраклары моңа кадәр дә булды. Заманында активистлар мөселманнарга намаз уку өчен бүлмә бирү таләбен куйган иде. Алар тырышлыгы белән элекке Казан дәүләт университетының китапханәсендә, идән астына төшүче киң баскыч астында егетләргә һәм кызларга гыйбадәт кылу өчен урыннар аерылды.

Хәзерге мөселманнарны бу гына канәгатьләндерми, алар яхшырак шартлар таләп итмәкче. "Аерылган урын уңайсыз, андагы таш идән бик салкын", ди Зөлфәт. Бу хәләл ашлар кертү башлангычы уңышлы тормышка ашырылса, активистлар тагын бер зур эшкә тотынмакчы.

Зөлфәт Хафизовның әйтүенә караганда, ул һәм Диния нәзарәте каршындагы “Алтын урта” мөселман яшьләре берләшмәсе, православлар белән бергә университет җитәкчелеге алдында дин тотучы яшьләргә гыйбадәт кылу өчен урын табу мәсьәләсен куярга җыена.

Казан федераль университетына берничә югары мәктәпнең кушылуы бу яктан уңайлы да була ала, чөнки элекке Педагогика һәм башка университет биналарында дин тотучылар өчен уңайрак шартлар туарга мөмкин, ди студент Зөлфәт Хафизов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG