Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Һилла шәһәрендә бомба шартлап 16 кеше үлде


Бүген Гыйрактагы Һилла шәһәрендә машинага куелган бомбаны шартлату нәтиҗәсендә 20 кеше үлде, кимендә 40 кеше яраланды.

Интиһарчы машинасы белән полиция бүлеге капкасына килеп бәрелгән. Үлүчеләрнең һәм яраланучыларның күбесе полиция хезмәткәрләре.

Соңгы айларда Гыйракта шартлаулар һәм кораллы һөҗүмнәр кимегән иде. Әмма шулай да мондый хәлләр аз түгел. Хакимиятләр апрель аенда террор гамәлләре нәтиҗәсендә илдә 211 кеше үлде, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG