Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Италия Сүрия җитәкчелеген оппозиция белән сөйләшүгә чакыра


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон
Кушма Штатлар һәм Италия Сүриядәге протестларга каршы көч куллануны тиз арада туктатырга чакырды.

Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини, Римда булган матбугат очрашуы вакытында, Сүрия хакимияте һәм оппозиция арасында сөйләшүләр башлау кирәклеген әйтте.

Шәм-Шәрифтән ерак булмаган Сакба шәһәрендә соңгы тәүлекләрдә 300-дән артык кеше кулга алынган. Бу хакта хокук яклау төркемнәре белдерүенә таянып, халыкара мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Соңгы атналарда Сүрия президенты Бәшәр Әсад идарәсенә каршы булган 2800-дән артык кеше токарланган.

Хокук яклаучылар, берничә дистә активист җәзалауга дучар булган, дип белдерә.

Сүриядә алты атнага сузылган халык күтәрелешләрендә кимендә 560 кеше үлде. Сүрия җитәкчелеге илгә чит ил журналистларын һәм хокук яклаучыларны кертми.
XS
SM
MD
LG