Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:11

Чуаш телен яклаучыларга ташланалар, хәтта алар әйткән сүзне федераль иминлек хезмәте тикшерүен таләп итүчеләр дә бар.

Татарстандагы урыс шовинистларының татар теленә каршы киңкүләм һөҗүм башлавы сүрәтендә, нәкъ шундый ук ярсулы һөҗүмнәр күрше Чуашстанда чуаш теленә каршы да бара.

Чуашстан Дәүләт шурасы рәисе Михаил Михайловскийның апрель азагында, республикада ике телнең рәсми булуына ишарә итеп, республикада "төп тел – чуаш теле, ә аннары гына урыс теле”, дигән сүзләрен күпләр күтәрә алмады. Чуашстанның үзендә дә, аннан читтә дә урыс шовинистлары бу сүзләргә шунда ук чәчрәп чыкты.

Чуашстанда “Калкан һәм кылыч” дип аталган хокук яклау оешмасы җитәкчесе Алексей Глухов сәгате-минуты белән республикадагы Федераль иминлек хезмәте ФСБ-дан Михайловскийның әлеге сүзләрен тикшерүне үтенде.


Глухов Михайловскийны Русиянең җинаятьләр кодексындагы хәзер инде "данлыклы" 282-нче маддәсенә туры килерлек җинаять кылды дип саный. Анда: “... кешенең яисә аерым бер төркемнең... милләте, теле, килеп чыгышы, дингә мөнәсәбәте турында халык алдында, яисә мәгълүмат чараларында күралмаучылык яки дошманлыкка китерүче гамәл кылганда” җинаятькә тартылу турында әйтелә.

Глухов Михайловскийның әлеге сүзләрен Чуашстанда яшәүче урыстеллеләрне түбәнсетү, дип саный.

Һәм республика конституциясе нигезендә парламент рәисе чуаш һәм урыс телләренең дәрәҗәләре тигез икәнлеген белергә тиеш иде, дип саный.

Коммунистлар башлыгы: чуаш телен белү мәҗбүр түгел


Михайловский әйткән сүзләргә Русия Дәүләт думасындагы Чуашстан депутатлары да үз фикерләрен белдерергә ашыкты. Аларның берсе - республика коммунистлары башлыгы Валентин Шурчанов, Михайловскийның бу сүзләрен конституциягә каршы килә дип әйтә һәм “бөтен кеше дә чуаш телен белергә тиеш дигәннән, белергә тиешен тиеш, әмма алар мәҗбүр түгелләр”, дип тә өсти.

Русия дәүләт думасына сайланган депутатның әлеге “алар мәҗбүр түгелләр” дигән сүзләре үк республика конституциясен санга сукмавын, чуаш телен кимсетүен күрсәтеп тора.

Шулай ук Чуашстаннан Думадагы икенче бер депутат, республикада “Гадел Русия” фиркасе башлыгы Анатолий Аксаков, Михайловскийның әлеге сүзләрне “ычкындыруы”н уйланмыйча әйтелгән белдерү һәм “Русия конституциясе кысаларына сыймый”, дип әйтә.

Шулай да ул, республикада яшәгәч кешеләр чуаш телен дә белсәләр әйбәт булыр иде, ди.

Чуаш теле түбәнсетелә

Чуаш милли конгрессының шәрәфле президенты, Чуаш дәүләт һуманитар институты галиме, җәмәгать эшлеклесе Атнер Хузангай, Михайловскийның сүзләре ниндидер рәсми белдерү булмады, ә тәкъдим шикелле сүз арасында гына әйтелгән үз фикере ул, ди.

Атнер Хузангай
Ә инде Глухов, Шурчанов, Аксаковларның дәррәү җирле халык теленә каршы чыгуларын Хузангай чуашчага түбәнсетеп карау дип бәяли.

“Русиядә яшәүче халыклар турында федераль һәм башка кануннар булуга карамастан, республикада чуаш теле белән урыс теленең бер дәрәҗәдә кулланылышы юк. Мин Русиянең башка төбәкләрендә күпләп яшәүче чуашлар турында әйтеп тә тормыйм инде”, ди Хузангай.

Балык башыннан бозыла


Узган гасырның 90-нчы еллары белән чагыштырганда бүген Чуашстанда чуаш теленең кулланыш дәрәҗәсе кими бара. "Балык башыннан бозыла" дигән әйтем бу очракта әлеге хәлгә мисал булып тора.

Атнер Хузангай Чуашстан дәүләт шурасының беренче чакырылыш утырышларын искә ала. Ул вакытларда депутат булган ул.

“Безнең ул чакта төрле канун өлгеләрен тикшергәндә үз фикереңне дәлилләү чуаш һәм урыс телләрендә бара иде. Чуаш телен аңламаучылар өчен тәрҗемә дә эшләнә иде. Хәзер дә, Чуашстан конституциясе нигезендә, чуаш теле Дәүләт шурасында да яңгырарга тиеш”, ди Хузангай.

Шурчанов ул вакытта парламент рәисе булган. Ул да парламентта ике телнең тигез дәрәҗәдә кулланылуын әйтә.

Геннадий Архипов
“Мин үзем дә, Архипов та, һәм күпләр чуаш телендә чыгыш ясый иде. Безнең залда чыгышлар тәрҗемә ителә иде”, дип искә ала Шурчанов.

Ә бүген исә, Чуаш милли конгрессы җитәкчесе Геннадий Архиповның 28 апрельдә парламентта үз туган телендә чыгыш ясавы депутатларның күңелләренә хуш килмәгән. Урыннардан урысча сөйләвен таләп итеп кычкырып утыруларга түзә алмыйча, ул бинадан чыгып китәргә мәҗбүр булган. Нәкъ менә шушы җәнҗал спикер Михайловскийны шау-шу тудырган “чуаш телен белергә тиешбез, ә аннан соң инде урыс теле килә” дигән сүзләрен әйтергә этәргән дә инде.

Җәмәгать пулаты хөкүмәт фиркаләре кулында


Милли конгресс җитәкчесе парламентта ясаган үз чыгышында республика җәмәгать пулатына тәкъдим ителүчеләр арасында милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, чуаш мәдәнияте әһелләре булмауны каты тәнкыйть утына тоткан булган.

Атнер Хузангай да соңгы вакытта җәмәгать пулатында чынлап торып җәмәгатьчелек белән эшләүче, төрле милләтләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы кешеләрнең булмавын әйтә.

“Пулатта милли, һуманитар зыялы вәкилләре юк. Республикада чуаш, татар, мукшы һәм башка милли оешмалар бик күп. Аларның җитәкчеләре дә анда юк. Алар бит бездәге милли төркемнәрнең мәнфәгатьләрен яклаучылар. Җәмәгать пулатына Русиякүләм “Гадел Русия”, “Бердәм Русия” һәм шуның кебек башка фиркаләрнең вәкилләре генә кертелә”, ди Хузангай.

Советлар идеологиясе янә көчәя

Хузангай милли телләргә кимсетеп карау, җирле халыкларның мәнфәгатьләре канәгатьләндерелмәү советлар вакытында илне чолгап алган идеологиянең янә баш калкытуы булып тора дигән фикердә. Ул вакытларда трамвайда барганда да үз телеңдә берәр сүз ычкындырсаң, акаеп карап, хәзер авызыңны томаларга торалар иде, дип искә төшерә ул.

Бүген исә республика парламентында чуаш телендә чыгыш ясаучыны акырып-бакырып бүлдерү гадәти күренешкә әйләнгән. Ә менә чуаш җирендә чуаш телен якларга теләүчеләргә шунда ук җикеренеп ташланырга әзер торалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG