Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке намзәт Некляев Беларус мәхкәмәсе гаепләвен кире какты


Беларус президентын сайлау көнне, 19 декабрьдә тәртипсезлекләрне карган мәхкәмәдә президентлыкка элекке намзәт Некляев үзенә карата белдерелгән гаепләүне кире какты.

Элегрәк мәхкәмә утырышы вакытында дәүләт гаепләүчесе, Некляев җәмәгать тәртибен бозучы эшләрне оештыруда гаепле, шулай ук үзенең кампаниясе һәм оппозиция чаралары өчен “Дөресен сөйлә” проекты кысаларында чит илләрдән акча алган дип белдергән иде.

Некляевтан кала шулай ук элекке намзәт Виталй Рымашевский һәм сайлау штабларының 4 активисты да мәхкәмәгә тартылган.
XS
SM
MD
LG