Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Обама 2001 елның 11 сентябрендә террор гамәле булган урынга бара


Барак Обама

Барак Обама

Кушма Штатлар президенты Барак Обама бүген 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йоркта террор гамәле булган урынга бара. Әлеге чара “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәннән соң террор гамәлләре корбаннарын искә алуга багышлана.

Обама үлгәннәр мемориалына чәчәкләр салачак һәм аларның гаиләләре белән очрашачак.

Әлеге чара “Әл-Каидә” кораллы сугышчылары белән Пакъстан махсус хезмәтенең хезмәттәшлектә булган дип шикләнелгән вакытка туры килә. Пакстан махсус хезмәте башкаладан 100 чакырам ераклыкта яшеренеп яткан бин Ладенны биш ел буе таба алмады.

Пакстан тышкы эшләр министры Салман Бәшир бу гаепләүне бүген кире какты.

XS
SM
MD
LG