Accessibility links

“Свастика белән Кызыл йолдыз арасында”


Нәшә Сарысой-Каратай фильм төшерә
Нәшә Сарысой-Каратай фильм төшерә

Төркиянең китап кибетләрендә “Свастика белән Кызыл йолдыз арасында төркиләр” дигән китап сатуга чыкты. Китап шул исемдәге документаль фильмга нигезләнеп әзерләнгән.


Китапның тышлыгы
Режиссер Нәшә Сарысой-Каратай төшергән бу фильм Һитлер һәм Сталин чорында төрки халыкларның аянычлы язмышы турында. Сигез өлештән торган фильм 2006-2007 елларда Төркиянең дәүләт телевидениесендә күрсәтелде.

Фильм әзерләнгәндә кырымтатарлары, Казан татарлары, үзбәкләр, азәриләр, кыргызлар, казакълар, карачайлар язмышы турында йөздән артык кеше белән әңгәмә яздырылган. АКШ, Австрия, Германия һәм Төркиядә төшерелгән.

Бу турында Нәшә Сарысой-Каратай белән әңгәмә тыңлагыз.

“Свастика белән Кызыл йолдыз арасында”
“Свастика белән Кызыл йолдыз арасында”
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:13 0:00
йөкләү


XS
SM
MD
LG