Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грызлов: Федерация Шурасы спикеры Сергей Миронов сенатор вазифасын тапшырырга тиеш


Русия Дәүләт Думасы рәисе һәм «Бердәм Русия» партиясенең югары шурасы башлыгы Федерация Шурасы спикеры, «Гадел Русия» фиракасе җитәкчеләренең берсе Сергей Миронов сенатор вазифасын тапшырырга тиеш дип белдерде.

Мироновны Русия парламентының югары пулатыннан кире чакырту башлангычы белән «Бердәм Русия»нең Петербурдагы канун чыгару депутатлары чыккан.

Федерация Шурасында Петербур депутатларын тәкъдим иткән Мироновның сенатор вазифаларын вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә 18 май көнне утырышта каралачак. ЛДРП һәм Коммунистлар партиясе бу карарны хуплап тавыш бирәчәген әйтте.

Грызлов сүзләренчә, Миронов үз белдерүләрендә шәһәр хакимияте оешмалары эшчәнлеге белән килешми генә түгел, ә үз позициясен аларга каршы куя.

Хөкүмәтнең матбугат үзәге Русия премьер-министры, «Бердәм Русия» партиясе рәисе Владимир Путинның Петербур депутатлары башлангычы турында хәбәрдар булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG